tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айя-София мәчетендә 86 ел эчендә беренче тапкыр Корбан гаете намазы укылды
Айя-София мәчетендә 86 ел эчендә беренче тапкыр Корбан гаете намазы укылды

Айя-София мәчетендә 86 ел эчендә беренче тапкыр Корбан гаете намазы укылды

Төркиянең меңләгән мөселманы җомга көнне, 86 ел эчендә беренче тапкыр, Айя-София мәчетендә Корбан гаете уңаеннан иртәнге намазда булды.

Намазны Төркиянең Дин эшләре буенча идарә башлыгы Али Эрбаш алып барды. Намазга Төркия парламенты спикеры Мостафа Шентоп, Транспорт һәм инфраструктура министры Адил Караисмаилоглы, Истанбул провинциясе губернаторы Али Ерлика һәм Истанбул районы мэры Фатыйх Мехмәт Эргюн Туран да кушылды.

Намазга килүчеләр Айя-София комплексы бинасын, шулай ук янәшәдәге территорияне тулысынча тутырды.

Искәртеп үтик, 10 июльдә Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Истанбулдагы Изге София музеена мәчет статусы бирү турындагы указга кул куйды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*