tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировның туган көне
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировның туган көне

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировның туган көне

Бүген үзенең гомер бәйрәмен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зинур улы Закиров билгеләп уза.

Хөрмәтле Ринат Зинур улы!

Туган көнегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Татар милләте вәкилләре кайларда гына яшәсәләр дә аларны һәрвакыт рухи мәркәзебез Казан һәм Бөтендөнья татар конгрессы берләштереп торды һәм киләчәктә дә берләштереп торачагына шигебез юк.

Милләтебез алдында төрле катлаулы хәлләр, вәзгыятьләр туып тора. Ләкин сезнең зирәк акылыгыз, күпьеллык тәҗрибәгез барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, әби-бабайларыбыз тоткан кыйблага хыянәт итмичә, туры юлдан тайпылмыйча алга хәрәкәт итәргә ярдәм итә.

Сезнең җитәкчелек астында Казанда ел әйләнәсендә уза торган чараларның һәрберсе хакимият һәм халкыбыз тарафыннан хуплап алынуы, сезнең булдыклы һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегезне раслый. Милләтебез өчен хас булган тырышлыгыгызны күрсәтә.

Хөрмәтле Ринат Зинур улы, Сез безнең күбебез өчен үрнәк булып торасыз. Татар халкында “хезмәтенә күрә хөрмәте” диләр, Сез башкарган эшләр – сезгә карата хөрмәтне иң югары баскычларга җиткерде. Туган көнегез белән тәбрик итеп, сезгә киләчәктә дә армый-талмый милләтебез яшәеше өчен сау-сәламәт булып хезмәт итәргә, тигезлектә һәм муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтенөдөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*