tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта – “Коръән нуры”
Сургутта – “Коръән нуры”

Сургутта – “Коръән нуры”

Сургут татар милли-мәдәни үзәгендә “Коръән нуры” дигән темага түгәрәк өстәл артында ачыктан-ачык аралашу булды. Коръән хакы — аны өйрәнү, башкаларга өйрәтү, Сургут үзәк китапханәсендә бүгенге көндә нинди Коръән китапларының барлыгы турында Кравченко Алёна Анатольевна таныштырды.

Әлеге түгәрәк өстәлгә Рәсәй Ислам Институтының Халыкара бүлеге җитәкчесе, Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин махсус чакыру белән килде. Ул Коръән тәфсире, ислам динендә күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләү, ислам диненең тормышның барлык өлкәләрендә дә әдәпле, тыйнак булырга өндәве һ.башкалар турында сөйләде. Бу түгәрәк өстәл артында аралашу барыбызның да күңелләренә сафлык, пакълык өстәде. Килгән кунакларыбызга бу саваплы эшләре өчен без бик зур рәхмәтлебез.

Г.Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*