tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Эл республикасындагы татарлар: Бик актив һәм күңелле яшибез
Мари Эл республикасындагы татарлар: Бик актив һәм күңелле яшибез

Мари Эл республикасындагы татарлар: Бик актив һәм күңелле яшибез

Соңгы вакытта уздырылган кайбер чаралар хакында сөйләргә телим. Татар мәдәнияте үзәгендә Герой шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәше Гайнан Курмашка багышланган конкурс узды. Анда 8 шәһәр мәктәбе укучылары һәм университет студентлары катнашты. Алар бик тырышып әзерләнгән. Һәр катнашучыга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы һәм мәдәният хезмәткәрләренең уртак утырышы узды. Биредә һәр оешма үзләре башкарган эшләр, проблемалар хакында сөйләде. Эш нәтиҗәлерәк булсын өчен, бергәләп эшләргә кирәк дигән карарга килдек. Эш планын да расладык.

Шундый ук җыелыш Бәрәңге районы Алашайка авылы мәчетендә дә узды. “Ак калфак”  җитәкчесе Резидә ханым оешманың эшләре белән таныштырды һәм шушы җирлектәге оешма бүлекчәсенең эшен җанландырып җибәрергә кирәклеге хакында сөйләде. Безнең очрашулар хакында “Россия-1” каналында да яктыртылды.

Калфак тегү буенча чираттагы мастер-класс та уздырдык. Анда Татар Кетнәсе авылыннан килгән оста куллы ханым-туташлар үзләренең калфак тегү-чигү серлэре белән таныштырды.

Йошкар-Олада узган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы булды. Аннан да читтә калмадык. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясе турында чыгыш ясады. Утырышта 300 ләп кеше катнашты, күрше Чуваш республикасыннан,  Түбән Новгород һәм Киров өлкәсеннән дә кунаклар бар иде.

Республиканың татар активистлары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр узды. Үзебезнең сорауларны җиткердек һәм аларга җаваплар та ишеттек.

Нәүрүз бәйрәмен дә зурлап уздырдык. Мәдәният үзәге каршында оештырылган чарада  татарлар белән бергә республикада яшәүче төрки халыклары да катнашты. Татар халык әкиятләре персонажлары белән тамаша оештырылды, бәйрәм төрле халыкларның җыр биюләре, милли уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан барлык кунакларны пылау белән сыйладылар. Төштән соң әзербайҗан мәдәнияте үзәге көче белән оештырылган концерт булды.

Резидә Нурмөхәммәтова,
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе
Мари Эл республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*