tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башлангыч сыйныфларда “Сәлам!” дәреслегенең апробациясе тәмамлана
Башлангыч сыйныфларда “Сәлам!” дәреслегенең апробациясе тәмамлана

Башлангыч сыйныфларда “Сәлам!” дәреслегенең апробациясе тәмамлана

Быелгы уку елында мәктәпләрдә рус телле укучыларны татар телендә сөйләшергә өйрәтүгә нигезләнгән “Сәлам!” дәреслегенең башлангыч сыйныфлардагы апробациясе тәмамланып килә. Бу хакта әлеге дәреслек авторларының берсе Рашат Якупов үзенең Фэйсбук аккаунтында хәбәр итте.

“3 ел элек, 2016 елның мартында, Мәгариф министрлыгы чакыруы белән без “Сәлам!” дәреслеген язу эшенә керешкән идек. Быел башлангыч сыйныфлар апробациясе тәмамланып килә, 5-6 сыйныфны әзерләп бетерү эше бара. Аллага шөкер, нәтиҗәләр куандырырлык. Дәреслекне укытучылар да ошата, укучылар да ярата, күпчелек ата-аналар да канәгать”, – дип язган Рашат Якупов.

Автор методика турында эшләнгән видеоролик та урнаштырган, ул Казандагы 165нче мәктәп тарафыннан эшләнгән. Видеороликта бирелгән мәгълүмат буенча, “Сәлам!” дәреслеге 1-4 сыйныфларда укучы рус телле балалар өчен төзелгән. Анда грамматика юк. Аның урынына күбрәк коммуникатив биремнәр тәкъдим ителгән. Дәреслектә бирелгән ситуатив диалоглар аша укучылар татар телендә аралашырга өйрәнәләр.

Дәреслек уку-укыту методик әсбабы, эш дәфтәре, укытучы дәреслеге, интерактив һәм медиафайллардан гыйбарәт булган сайттан тора.

  • “Сәлам!” — рус телле укучыларга татар телен өйрәнүне кызыклырак итү теләге белән язылган укыту әсбабы. Ул инглиз теленә өйрәтүнең иң яхшы технологияләренә нигезләнеп төзелгән. Андагы мавыктыргыч уеннар, кызыклы җырлар, аудиоматериал, тормышчан диалоглар аша балалар татарча сөйләшергә өйрәнәләр.

Марат Мөбарәкшин

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*