tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар моңы” халыкара телевизион бәйгесен үткәрү вакыты күчерелә
“Татар моңы” халыкара телевизион бәйгесен үткәрү вакыты күчерелә

“Татар моңы” халыкара телевизион бәйгесен үткәрү вакыты күчерелә

22 мартка билгеләнгән беренче сайлап алу туры Уфа шәһәрендә билгеле сәбәпләр аркасында уздырылмады. Әлегә билгесез вакытка кичектерелеп тора. Шулай да И.Шакиров ис. “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы үз эшен дәвам итә. 24 март көнне җюри әгъзалары Рәсәй төбәкләреннән килгән алтмышлап видео һәм аудио язмаларны тыңлады.

Икенче турга узган конкурсантларның исемлеге Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сайтында.

Апрель аенда узасы икенче, өченче тур һәм Гала концерт күчерелү сәбәпле видео һәм аудио язмаларны җыюны дәвам ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 919 690 04 22; E mail: [email protected]

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*