tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Америка галиме татар гармуны буенча диссертациясен язган
Америка галиме татар гармуны буенча диссертациясен язган

Америка галиме татар гармуны буенча диссертациясен язган

2015 нче елның 17 ноябрендә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә бик IMG_20151117_143036үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланылды. Тарихта беренче тапкыр татар гармунына багышланган фәнни эш тәкъдим ителде (“Казан татарлары традицион мәдәниятендә гармун”). Вакыйганың мөһимлеге  шулай ук авторның нинди шәхес булуыннан да гыйбәрәт. Пол Уолтер Куйвинен – Америка кешесе. Татар телен махсус өйрәнеп, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнарына экспедицияләргә чыгып йөргән. Халык гармуннарының 7 төрен дә үзләштереп, П.Куйвинен көйләрне нотага төшерү  һәм уйнарга өйрәтү юнәлешләрендә яңа ысулларын уйлап тапкан. Официаль оппонентларның берсе – Каюмова Эльмира Ринат кызы (сәнгать фәннәре кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре) билгеләнгән иде. Аның тарафыннан әлеге диссертация югары бәяләнде. Чынлап та, андый хезмәтнең IMG_20151117_154648барлыкка килүе фольклор фәне һәм гомумән татар мәдәнияте өчен искиткеч зур вакыйга!

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге материаллары буенча

С.М. Хәбибуллин фотолары.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*