tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” театры Казахстанда чыгыш ясады
“Нур” театры Казахстанда чыгыш ясады

“Нур” театры Казахстанда чыгыш ясады

13-16 сентябрьдә Казахстанның Актау шәһәрендә Каспий яны илләре II Бөтендөнья театр фестивале узды.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры да бу фестивальгә чакыру алган иде.Ул Актау тамашачысына Роланд Шиммельпфенның Байрас Ибрагимов куелышында “Үткәннән килгән ханым” спектаклен күрсәтте.Быел май аенда Уфа “Нур” театры Татарстанда узган “Буа: диалог киңлегендә” фестивалендә дә катнашкан иде.

Буа театрында сәхнәләштерелгән “Үткәннән килгән ханым” драмасына билгеле театр тәнкыйтьчеләре югары бәя бирде.Нәтиҗәдә “Нур” театры 13-16 сентябрьдә Казахстанның Актау шәһәрендә II Халыкара Каспий яны илләре фестиваленә чакыру кабул итте.

Режиссеры – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов.Мәдәни чара Казахстанның халык артисты Нурмухан Жантуринның тууына 90 ел тулуга багышланган. Фестивальдә Ираннан, Төрекмәнстаннан, Әзербайҗаннан һәм башка дәүләтләрдән иҗади коллективлар катнашты. Русиядән бары тик ике театр коллективы бар иде.

kiziltan.ru
Фото: Уфа “Нур” татар дәүләт театры сайтыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*