tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында «Беренче Мәчкәрә укулары» үтәчәк
Кукмара районында «Беренче Мәчкәрә укулары» үтәчәк

Кукмара районында «Беренче Мәчкәрә укулары» үтәчәк

2018 елның 19 сентябрь көнендә Кукмара районының Кукмара шәһәрендә “Беренче Мәчкәрә укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Конференциянең темасы: “Мәчкәрә авылының тарихы һәм дини-рухи мирасы”.

Бу чараны Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Кукмара районы мөхтәсибәте, Апанай мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан муниципаль шәһәре җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештыра.

Конференция эшчәнлегендә танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре катнашачак.

Мәчкәрә авылында данлыклы мәдрәсә булган. Бу мәдрәсәдә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары гына түгел, Себердән, башкорт, казах далаларыннан килеп тә белем алганнар. Заманының олуг шәхесләреннән: мәгърифәтче Каюм Насыйриның әтисе, тарихчы, галим Хөсәен Әмирхан, тарикать остазы Мөхәммәдзакир ишан Камалов та башлангыч белемне биредә алганнар. Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1746-1833) – Мөхәммәдрәхим ахуннан гыйлемлек алган һәм күптөрле фәннәр өйрәнгән. Монда атаклы фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр Курсави (1771-1812) белем алган.

Мәчкәрә авылында дин галимнәре, мәдрәсә остазлары, шәкертләре, милләт һәм дин өчен хезмәт иткән олуг шәхесләр җирләнгән зират бүгенге көнгә кадәр сакланган.

Конференция Кукмара мәдәният йортында үтәчәк.

Сәләмләү сүзләре белән:

  • Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  • Димитриев Сергей Димитриевич, Кукмара муниципаль районы башлыгы;
  • Гыйльметдинов Нурислам Вәлиәхмәт улы, Татарстан Республикасының Президент аппараты вәкиле;
  • Мифтахов Фәрид Фәиз улы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан муниципаль шәһәре җирле иҗтимагый оешмасының җитәкчесе;
  • Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе;
  • Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара районының мөхтәсибе чыгыш ясаячак.

Докладлар белән:

  • Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе;
  • Мөнир хәзрәт Йосыпов, Татарстан Республикасы мөселманнары Кукмара районы мөхәсибәте каршында “Аксакаллар шурасы” рәисе, Мәчкәрә авылы мәчетең имам-хатыйбы;
  • Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты;
  • Дәүләтшина Ләбүдә Әхмәдфид кызы, Кукмара музее директоры;
  • Наил Таиров, тарих фәннәре докторы, профессор;
  • Марсель Әхмәтҗанов, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы;
  • Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире;
  • Һадиев Ирек Габделхәй улы, Татарстан Республикасы Милли катапханәсе директоры урынбасары;
  • Айдар хәзрәт Кәрибуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәтенең фән һәм мәгариф бүлегенең җитәкчесе;
  • Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов, Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Пенәгәр авылы имамы чыгыш ясавы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*