tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада Габдулла Тукай мәйданы төзекләндерелә
Алабугада Габдулла Тукай мәйданы төзекләндерелә

Алабугада Габдулла Тукай мәйданы төзекләндерелә

Нәкъ бер ел элек Алабугада Габдулла Тукайга багышлап һәйкәл кую эшләре башланган иде. Ул вакытта шәһәр җитәкчеләре һәйкәл урнаштыру һәм якындагы мәйданны төзекләндерү эшләре буенча беренче киңәшмәләрен үткәрде.

Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Владимир Фролов хәбәрчеләргә яхшы хәбәр җиткерде – Алабугада татар шагыйренә багышлап һәйкәл урнаштыру эшләре дәвам итәчәк.

– Сүз беренче мәктәп каршындагы мәйдан турында бара. Әлеге мәйдан “Тукай мәйданы” дип аталачак. Халык күп урнашкан мәхәллә буларак, ул үзәк мәйданнарның берсе була.

Владимир Николаевич әйтүе буенча, мәйданда моннан түбән машина куярга ярамаячак. “Кешеләр ялкауланды. Һәрберсенең машинасын йорт, балкон, подъезд каршына, ягъни күз алдына куясы килә, ә бу дөрес түгел. Моннан тыш, кыш көннәрендә әлеге машиналар юлларны кардан чистартырга комачау итәчәк, “ашыгыч ярдәм” һәм башка төр хезмәт күрсәтүчеләргә юлны каплый”, – дип билгеләде ул.

Шунысын әйтергә кирәк, бу эшләргә район башлыгы Г. Емельянов акча күчергән инде, бу – якынча биш миллион сум. Озакламый төзү эшләре дәвам итәчәк.

– Форсаттан файдаланып, шуны өстисе килә: ике, өч, биш мең сум акча күчергән шәһәр халкына, инвесторларга рәхмәтемне белдерәм. Шулай итеп, алар биргәннән соң барлыгы 150 мең сум акча җыелды. Алга таба да матди ярдәм итүләрен сорыйбыз, бу проблема түгел, ә кирәкле мәсьәлә. Ил белән бергәләп зур уңышларга ирештек, хәзер алабугалылар өчен тагын бер ял урыны булдырырга мөмкинлек бар, – дип билгеләде Владимир Фролов.

Әйтергә кирәк, һәйкәлгә заказ бирелгән инде, төзекләндерү эшләре ноябрь ахырларында башланачак. Төзүчеләр төзү эшләрен шагыйрьнең туган көненә тәмамларга исәпли. Беренче чиратта, һәйкәл куеласы мәйданны төзекләндереп, тәртипкә китерәчәкләр.

Сүз уңаеннан, Габдулла Тукай һәйкәле янына аның әсәрләрендәге үлемсез әкият батырлары төшерелгән рельефлы плитәләр куелачак. Мәйдан мәдәният чаралары, әдәби очрашулар, хәтер кичәләре үткәрә торган урын булачак, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*