tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аяз Гыйләҗевны искә алдылар
Аяз Гыйләҗевны искә алдылар

Аяз Гыйләҗевны искә алдылар

17 гыйнварда татар язучылары, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр әһелләре Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗев каберен зиярат кылдылар.

Исән булса Аяз Гыйләҗевкә 90 яшь тулыр иде…

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж  авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.

1948-1950 елларда ул – Казан дәүләт университет студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казакъстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.

1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: “Чаян” һәм «Азат хатын» (хәзер “Сөембикә” ) журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» (“Казан утлары») журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.

 1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.

Казанның Яңа бистә татар зияратында җирләнгән.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ләбиб Лерон фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*