tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кызыл якут микрофоны»нда тагын сынатмадылар
«Кызыл якут микрофоны»нда тагын сынатмадылар

«Кызыл якут микрофоны»нда тагын сынатмадылар

Төмән шәһәренең «Торфяник» мәдәният йортында ветераннар клублары һәм оешмаларының «Кызыл якут микрофоны» XIII шәһәр фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Быел да шәһәр фестиваль-конкурсы Гаилә елы һәм Төмән өлкәсенең оешуына 80 ел тулу кысаларында, шәһәр хакимиятенең мәдәният департаменты, «Рус мәдәният үзәге» автоном оешмасы, Төмән шәһәренең сугыш, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы һәм В.Муравленко исемендәге Төмән өлкә иҗтимагый фонды җитәкчелегендә үткәрелде. Бәйгенең сайлап алу туры үзенең эшен 1 апрель көнне башлап, мәртәбәле җюри әгъзалары 3 көн буена рәттән ветераннар оешмалары, шәһәрнең «Орфей», «Водник», «Торфяник», «Рус мәдәният үзәге», «Поиск», «Современник» мәдәният йортлары, «Төзүче» милләтләр мәдәнияте йортының иҗади коллективларының чыгышларын карап, бәя бирделәр.

– Быелгы «Кызыл якут микрофоны» унөченче булып игълан ителде, ә гомумән ул егерме алтынчы тапкыр уза, бары тик ул элек башкача аталды. Быел катнашырга теләк белдереп, ветераннар һәм иҗат коллективларының 27 оешмасы гариза биргән булса, узган ел 22 оешмадан катнаштылар. Бу ветераннар хәрәкәте арасында кызыксынуның артуын күрсәтә, димәк, кешеләр җәмәгать тормышында катнашырга телиләр, – дип аңлатты шәһәр ветераннар советы рәисе Николай Сбродов.

Әлеге фестивальдә быел да кабат өлкәдә генә түгел, регионара танылган, «Татарстан – Яңа гасыр» каналының «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашкан, «Кызыл якут микрофоны» шәһәр бәйгесенең Гран-прие белән бүләкләнгән, В.Муравленко өлкә иҗтимагый фонды премиясе лауреаты, 35 елдан артык Төмән тамашачысын үзенең матур җырлары белән сөендереп торган «Дуслык» (җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле дә катнашып, 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломына ия булды. Белгәнебезчә, әлеге бәйгедә «Дуслык» ансамбле 2012 нче елдан башлап катнаша. Һәм бик уңышлы чыгыш ясый дип әйтергә кирәк. Чөнки шушы елларда ансамбль 2 мәртәбә 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә, бер мәртәбә Гран-прига лаек була.

Бу юлы «Дуслык» ансамбле өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, аның җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина ярдәмендә «Туган якка һәм гаиләгә мәхәббәт белән» темасына әзерләнгән программа буенча чыгыш ясады. Бу турыда безгә ансамбль җитәкчесе Хәким абый Мирхәйдәров: «Быел да без бәйгедә бердәнбер татар ансамбле буларак катнаштык. 27 коллектив арасында югалып калмыйча, үзебезнең сәләтне күрсәтә алуыбызга һәм 2 урынны яулый алганыбызга бик шатландык, горурландык та. Мондый дәрәҗәле бәйге-фестивальдә катнашып, үзебезнең көчебезне сынап тору, безгә үсәргә, тырышып эшләргә зур бер стимул ул. 2 урын алгач, өстәвенә репетицияләр өчен бүлмәбез дә булгач, күңелләребез күтәрелеп, эшебезне дәвам итәргә, якташларыбызны тагын да матуррак чыгышлар белән сөендерергә булдык. «Кызыл якут микрофоны» бәйгесендә катнашу безнең өчен квалификациябезне күтәрү курслары кебек. Чөнки жюрида зур тәҗрибәле, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә озак еллар хезмәт итүче белгечләр утыра. Бәйгедән соң алар безнең белән сөйләшеп, уңышлы якларны, җибәргән хаталарны күрсәтеп, төпле киңәшләр бирәләр. Безнең өчен бу бик мөһим, бик кирәкле, шуңа без рәхмәтле аларга», – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*