tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы «Туган тел» татар милли-мәдәни үзәге рәисе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы «Туган тел» татар милли-мәдәни үзәге рәисе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы «Туган тел» татар милли-мәдәни үзәге рәисе белән очрашты

Бүген Нальчик шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы «Туган тел» татар милли-мәдәни үзәге рәисе Исмәгыйль Мананов һәм үзәкнең элеккеге җитәкчесе Фәрит Абдуллин белән очрашты. Васил Шәйхразыев Фәрит Абдуллинга татар халкына хезмәт итүе өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда катнашучылар 13 июльдә Кабарда-Балкар җирендә узачак Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү урынын карадылар. Бәйрәмне үткәрү мәсьәләсе бу елның гыйнвар аенда Милли Шура рәисенең Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Казбек Коков белән очрашу вакытында күтәрелде.

«Туган тел» татар милли-мәдәни үзәгенең һәм Бөтендөнья татар конгрессының бурычы – бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә әзерләү һәм үткәрү.

Шулай ук эш сәфәре вакытында Васил Шәйхразыев, республиканың татар авылына барып, тарихи мәчеттә намаз укыды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*