tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнис Җиһаншин Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйләде
Фәнис Җиһаншин Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйләде

Фәнис Җиһаншин Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйләде

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, ТР халык артисты Фәнис Җиһаншин «Минем Герой – минем гаиләм» онлайн-акциясенә кушылды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйләде.

Мөхәммәтша Җиһаншин 1909 елда туган. Сугышка беренче көннәрдә чакырыла. Хуторларның берсен азат иткәндә, ике немец снайперы һәм бер немец офицерын әсирлеккә алганы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Харьков янындагы яуларның берсендә Дала фронты (булачак 2 Украина фронты) составында 1943 елда аяксыз кала.

«Аның аягы тез турыннан өзелгән. Көчле «Ура!» астында ул моны сизмәгән. Аңа бу хакта иптәшләре әйткән», — дип бүлешә актер бабасы сөйләгәннәр белән.

Авыр яраланганнан соң Мөхәммәтшаны Кисловодск госпиталенә җибәрәләр. Аннан ул ТАССРның Әтнә районына, туган авылы Кубаньга кайта. Оныгы сүзләренчә, ул вакытта беренчеләрдән булып тимерчелек эшен үзләштерә. Бу эш революциягә кадәрге вакытта татарлар арасында киң таралмаган була.

Мөхәммәтша машина-трактор станциясендә авыл хуҗалыгы техникасы һәм хезмәт коралы өчен запас частьләр коеп ясый. Биш бала тәрбияли. Ветеран 1988 елда вафат була.

Фронтовик сугыш вакытында кичергәннәрен романтиклаштырырга яратмый, шуңа күрә бу хакта аз сөйли. Сугыштан аның «Батырлык өчен» медале генә түгел (соңрак ул I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек булган – Т-и күрс.), протезы да калган.

«Кайвакыт бабам, ял итәргә ятканда, аяклары арыганлыгы турында әйтә иде. Шул чакта ул, цирк номерындагы төсле, аягын ычкындырып сала иде. Мин, кечкенә һәм ышанучан, үз күзләремә ышанмый идем. Үземә дә шундыйны сорый идем», — дип уртаклашты Җиһаншин үзенең төшенкелеккә бирелми торган бабасы турындагы истәлекләре белән.

Сугыш совет фильмнарында күрсәтелгәнчә булмаган, әмма Фәнис Җиһаншин шуларны карап үскән. Артист булу хыялы аны театрга алып килгән.

Татарстанда Җиңү көненә онлайн-флешмоб башлап җибәрелде. Республика халкы социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннары бу язмалар массакүләм мәгълүмат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыкларда урнашачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акция «Минем Герой — минем гаиләм» дип атала һәм популяр «Үлемсез полк»ка өстәмә булып тора. Узган ел ул беренче тапкыр уздырылды һәм «ВКонтакте»да 700дән артык катнашучыны җыйды. Бу юлы оештыручылар аны барлык социаль челтәрләргә киңәйтергә булган.

Флешмобка кушылу өчен Татарстан халкы үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына — хәрбиләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булуы шарт.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*