tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җанлы кызлар
Татар җанлы кызлар

Татар җанлы кызлар

Тимирязевское урта мәктәбендә “Татар гүзәле-2024” район конкурсы узды. Хәзер инде традициягә кергән мәртәбәле бәйгедә милләт җанлы җиде кыз катнашты.

Конкурс Ишеевка балалар иҗаты йорты педагоглары һәм Ульяновск районы татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган иде.

“Әлеге конкурсны без яшь буында татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнүгә кызыксыну тудыру, шулай ук мәктәп укучыларының иҗади казанышларын популярлаштыру максатында үткәрәбез. Милләт җанлы кызларыбыз бәйгедә ел саен бик теләп катнашалар. Алар аш-су әзерләү, тегү һәм чигү осталыкларын, зирәк һәм тапкыр булуларын күрсәтәләр”,- ди район татар автономиясе җитәкчесе Марат Авхадиев.

Иҗади бәйге нәтиҗәләре буенча Тимирязевское урта мәктәбенең 10 класс укучысы Лилия Хәлиуллова “Татар гүзәле-2024” почетлы – мактаулы титулына лаек булды. Ә Охотничья урта мәктәбенең 7 класс укучысы Әминә Яфизова икенче урынны алды. Ишеевканың Н.К.Джорджадзе исемендәге күп профильле лицееның 9 класс укучысы Рената Куянова – өченче урында.

Ә Ишеевканың Н.К.Джорджадзе исемендәге күп профильле лицееның 8 класс укучысы Самира Сәлахова – “Иң ягымлы” номинациясендә, Елшанка авылы мәктәбенең 5 класс укучысы Самира Басырова – “Иң оста” номинациясендә, Ундоры лицееның 10 класс укучысы Камилла Маторова – “Иң тырыш” номинациясендә, Зеленая Роща урта мәктәбенең 6 класс укучысы Адилә Салимзянова “Иң серле” номинациясендә җиңүче итеп танылдылар.

Беренче-өченче урын алган һәм төрле номинацияләрдә җиңү бәхетенә ирешкән гүзәл затларга район автономиясенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Ульяновск район хакимиятенең матбугат хезмәте

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*