tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга районы Илмәт авылы мәчетендә дини чаралар еш үткәрелә
Алабуга районы Илмәт авылы мәчетендә дини чаралар еш үткәрелә

Алабуга районы Илмәт авылы мәчетендә дини чаралар еш үткәрелә

Аллаһы Тәгалә һәрбер тереклек иясенә үз орлыгын сала. Бу Ходай биргән «зурлык»ны таптамас өчен, һәрбер тереклек, җан иясенең яшәү көче ала торган урыны була. Ул, әлбәттә, туган җир! Туган як! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм, вакытлар үтү белән, тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара.

Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше — болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Безнең аңыбыздагы һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан гасырларга килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша.

Бу язмамда сүзем Алабуга районының иң матур авылларының берсе — Илмәтебез турында. Табигате белән генә түгел, халкы белән дә матур авылыбыз. Эшкә уңган, булган, хезмәт сөючән, тыйнак, киң күңелле, батыр йөрәкле халык яши авылыбызда, дип әйтсәм, бер дә артык булмас. Артык усал да, нәфесле дә түгел авылым халкы. Бер гаилә кебек матур итеп яши бирә.

Ә табигатенә килгәндә, авылны икегә бүлеп, нәкъ уртасыннан боргалана-боргалана Тана елгасы ага. Күз ачып йомганчы бер чиләк җиләк җыеп алырлык матур аланлыкларга, алтын башаклы кырларга, саф сулы челтерәп аккан чишмәләргә дә бай авылыбыз.

Бүгенге көндә авылыбызда яшьләр бармак белән генә санарлык булса да, авыл әле гөрләп яши. Балалар бакчасы, бай китапханә, китапханә эчендә бәләкәй генә булса да музее, мәдәният йорты, уңай шартлар тудырылган медпункты, кибете эшләп тора. Иң мөһиме — авылга иман нуры иңдерә торган мәчете бар. Һәр иртә саен мәчеттән яңгыраган азан күңелләргә тынычлык бирә, җанга рәхәтлек иңдерә. Мәчеттә җанлылык хөкем сөрә. Намазга дәшеп, көн дә авыл өстенә азан моңы тарала.

Сер түгел, авыл җирендәге халыкны йокыдан уятуы җиңел эш түгел. Бигрәк тә ир-атларны, ләкин хәзрәтебез Фәрит абыйның, эшне уйлап, ипләп оештыра белүе тиешле нәтиҗәсен бирми калмый. Җомга, тәравих намазларына йөрүчеләр саны кызу темплар белән артмаса да, кимеми, гел өстәлеп тора, Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре даими үткәрелеп килә. Аларның саны артканнан-арта бара. Гаетләрдә мәчетебез халык белән тулы була. Ифтар ашларында балаларның да саны артканнан-арта бару — зур куаныч. Шул балаларга карап куанабыз, юанабыз. Димәк әле, киләчәгебез өметле.

Безнең максатыбыз — авыл халкын, мөселман кардәшләребезне, киләчәк буынны иманлы итү, туры юлга күндерү! Шуңа да мондый чаралар оештырганда авылның бөтен халкы чакырыла. Динебез бары яхшылыкка — чисталыкка, сабырлыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә, кеше сәламәтлегенә зыянлы булган нәрсәләрдән тыелырга, гайбәт сөйләмәскә, якындагыларны рәнҗетмәскә, Коръәндә язылганнарны үтәп яшәргә куша. Менә шушы мәгънәләрне туплаган хәдисләрне бәян иткәндә, кеше үз күңелендә аз гына булса да үзгәреш сизәргә, бакый дөнья турында уйланырга, бу дөньяга бөтенләй башка күзлектән карарга мөмкин. Һәрхәлдә, без — өлкәннәр шуңа өметләнәбез.

Һәр мәҗлестә Фәрит хәзрәтнең, килгән кунаклар — хәзрәт, абыстай, мөслимәләрнең үтемле вәгазьләре зур тәрбияви әһәмияткә ия.
Мәчетебездә уку-укыту эшләре дә җайга салынган. Ул эшне төп мөслимәләребез — Суфия Рәфкать кызы һәм Гөлсу Сабирҗан кызы алып бара. Шулай ук мәчебездә төрле чаралар үтә. Анда үткәрелгән төрле дини чаралар авыл халкына иман нуры таратуда матур өлеш кертә.

Мәүлед, корбан, ифтар мәҗлесләреннән, вәгазьләрдән авылыбыз халкы зур канәгатьләнү хисе белән рәхмәтле булып тарала. Чарага җыелган һәркем тоткан уразаларыбыз кабул булсын, шушы изге гамәлләребез белән Аллаһыга якынайсак иде, дип тели торгандыр.

Мәчетебездә ифтар ашлары үткәрү өчен дә, дәресләр алып бару өчен дә бар уңайлыклар да тудырылган. Хезмәт хакы түләп җыештыручы тотарга мөмкинлек булмаганлыктан, чисталык турында кайгырту хатын-кызларга йөкләтелгән. Мәчеттәге газ, ут, су өчен дә зур чыгым таләп ителә. Коръән мәҗлесләрендә, гаетләрдә җыелган һәр тиеннең, тиенен-тиенгә мәчет кассасына салып, бурычка кермичә, түләү мәсьәләләрен гаделлек белән хәл итеп барган хәзрәтебез Фәрит абыйга, Гөлсу мөслимәбезгә, абыстаебыз —Суфия апага Аллаһының рәхмәте яусын.

Имам авылда иң җаваплы вазифаны башкара. Сабый дөньяга килсә, имам кирәк, яңа тормыш кору да имамның фатихасы белән башлана, дөньядан киткән чакта да ни балаң, ни туганың башкара алмаган эшкә ул алына. Ярлыны да, байны да, үзен кимсеткәннәрне дә соңгы юлга озатучы — имам. Бүген күп авыллар имамсыз, чөнки өлкән буын мәңгелеккә китә, яшьләрнең мәчеткә бик сирәге генә килә. Шуңа күрә үзебезнең авылыбызның дин әһелләренә тагын бер мәртәбә зур рәхмәт әйтәсе, исәнлек-саулык телисе килә.

Күргәнебезчә, мәчет — зур тәрбия учагы. Аның җылысы һәркемгә кирәк. Исәннәр генә түгел, вафат булганнар да аның җылысына мохтаҗ. Аларга догалар юллау белән беррәттән, зираттагы тәртипкә дә игътибар итмичә булмый. Бу урында Габделбәр абыйның даими хезмәтен искә аласы килә. Ул зиратны һәрвакыт тәртиптә тота, берәр җитешмәүчәнлек күрсә тиешле кешесенә хәбәр итә. Ул да, исән-сау булып, әле эшен дәвам итсен. Аңарга да Рәхмәтнең иң олысы.

Дөньябыз — тыныч, еллар — имин, күңел күкләребез аяз булып, ике дөнья бәхетенә дә ирешергә язса иде. Әәмиин.

Чыганак: alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*