tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәниләр Тукай иҗатын өйрәнә
Нәниләр Тукай иҗатын өйрәнә

Нәниләр Тукай иҗатын өйрәнә

Зур Чирекле авылы балалар бакчасында “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Ул бөек шагыйребезнең туган көненә багышланган иде.

Нәниләр Габдулла Тукайның данлыклы “Туган тел” шигырен ике телдә – татар һәм рус телләрендә искиткеч оста сөйләделәр. Аннары алар тәрбиячеләре белән бергә әдипнең “Бала белән күбәләк” һәм “Себерке әкияте” әсәрләрен бөтен тырышлыкларын куеп сәхнәләштерделәр. Шулай ук “Әйт, әйт дөресен” биюен башкардылар.

Безнең балалар бакчасына йөрүче малайлар һәм кызлар кече яшьтән үк татар телен өйрәнеп, халкыбызның милли, дини гореф-гадәтләре, йолалары, рухи мирасы белән танышып үсәләр. Без аларның һәркайсында милли үзаң һәм милли горурлык хисе тәрбиялибез.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*