tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини гыйлем алалар
Дини гыйлем алалар

Дини гыйлем алалар

“Биләр” мәдрәсәсенең Иске Кулаткы район үзәгендә эшләп килүче филиалында – шәех Хәбибулла хәзрәт Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәгендә гыйлем алучы мөселман кардәшләребез шушы көннәрдә генә икенче курсны тәмамладылар. Тагын бер ел укыганнан соң, аларга өлкә мөфтиятенең дипломнары тапшырылачак.

Шәкертләр “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллимнәренә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Хәзер шәһәргә барып йөрмичә, үзебезнең Иске Кулаткыда да динебез нигезләрен өйрәнергә мөмкин, моның өчен бөтен шартлар тудырылган, диде алар. Мәдрәсә филиалында шулай ук ел дәвамында уку мөмкинлеге дә бар – дин дәресләре атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә үткәрелә, авыл халкы өчен бу бик тә уңайлы инде.

“Олы яшьтәге абый һәм апаларны, яшь егет һәм кызларны, мәктәп яшендәге балаларны мәдрәсәбез филиалында көтеп калабыз. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә, бишектән алып ләхеткә кергәнче гыйлем алыгыз, дип әйткән. Димәк, белем алырга беркайчан да соң түгел. Шул турыда онытмыйк, исебездә тотыйк, җәмәгать. Мәдрәсәбезгә укырга керергә теләүчеләрдән тиешле документларны 20 июньдә кабул итә башлыйбыз”,- дип хәбәр итте Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин.

И.ИНСАФОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*