tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада төзекләндерелгән татар драма театры бинасы ачыла
Түбән Камада төзекләндерелгән татар драма театры бинасы ачыла

Түбән Камада төзекләндерелгән татар драма театры бинасы ачыла

Түбән Камада төзекләндерүдән соң, драма театры бинасын тантаналы рәвештә ачачаклар. «Яшәешнең гүзәл мизгелләре» кичәсе 27 декабрьгә билгеләнгән.

Мәгълүматларга караганда, ачылышта Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашачак. Бөтен республикадан килгән күпсанлы кунаклар белән бергә алар театрның 30 еллык тарихы белән танышачак.

30 ел эчендә театрда 120 дән артык спектакль куйганнар, бөтен Россия, шулай ук Казахстан, Кыргызстан һәм Төркияне гастрольләр белән әйләнеп чыкканнар. Труппада хәзер 24 артист эшли. Алар барысы да март аеннан  барган реконструкциянең тәмамлануын түземсезлек белән көттеләр.  Бу вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелгән.

Шәһәр халкы яңа бинаны 30 декабрьдә бәяли алачак, бу көнне биредә «Җидегән чишмә» проектының чираттагы сәхифәсе уза. Быел ул рәссам Әхсән Фәтхетдиновка багышлана.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*