tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил Дәрдемәнднең туганымы?
Муса Җәлил Дәрдемәнднең туганымы?

Муса Җәлил Дәрдемәнднең туганымы?

24 декабрьдә, Уфада, Башкорт дәүләт университетында узган гыйльми-гамәли конференциядә шундый фикер яңгырады. БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан оештырылган җыен татар халкының бөек улы, шагыйрь, меценат ДӘРДЕМӘНДнең тууына 160 ел тулуга һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган иде. Чарада галим-голәмә, мәктәп укытучылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар белән бергә, ДӘРДЕМӘНД нәселенең турыдан-туры варислары да катнашты.

Шуларның берсе, Закир Рәмиевнең (әдәби тәхәллүсе – Дәрдемәнд) алтынчы буын вәкиле Эльмира Бату кызы ЗӘЙНӘШЕВА-РӘМИЕВА бүген Берләшкән Гарәп Әмирлегенең башкаласы Әбу-Даби шәһәрендә яши. Уфага ул мәшһүр бабасына багышланган истәлекле чараларда катнашу өчен махсус кайткан.

Икенче кунак – әлеге көндә Уфада яшәүче Светлана Рәшит кызы РӘМИЕВА булды. Ул – ДӘРДЕМӘНДнең бертуган абыйсы, күренекле татар эшкуары, ХХ гасыр башында туган телебездә “Вакыт” гәзите, “Шура” журналы кебек матбагаларны нәшер итү өчен бөтен көчен салган мәшһүр иганәче Шакир РӘМИЕВның турыдын-туры оныгы. Нинди генә басым кичермәсен, нинди генә катлаулы сынаулар аша үтмәсен, ул үз фамилиясен алыштырмаган, иренекен дә алмаган, шул рәвешле, затлы нәселгә тугрылыгын саклаган.

Кунаклар үз нәселләренең тарихы турында сөйләделәр, буыннан-буынга күчеп килгән риваятьләр белән таныштырдылар.

Җыенда иң кызыклы чыгыш гомерен Дәрдемәнд мирасын өйрәнүгә һәм халык арасында популярлаштыруга багышлаган Марат ШӘРИПОВныкы булгандыр, мөгаен. Аның сүзләренчә, Дәрдемәнднең һәм патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шәҗәрәләре кайсыдыр буында бергә тоташа. Димәк, герой-шагыйрь Дәрдемәнднең ерак туганы булып чыга!

Яңалыклар моның белән генә бетмәде. Марат Шәрипов җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яклаган Ләйсән ВАҺАПОВА Дәрдемәнднең моңа кадәр беркайда да басылмаган ике шигырен эзләп тапкан. Дөресрәге, алар Ләйсәннең әтисе – күренекле педагог Нигъмәтулла ВАҺАПОВның шәхси архивында сакланган булган. Ул аларны Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында Таһир ИСАЕВ атлы кешедән күчереп ала.

– Дөрес, әлеге шигырьләр Дәрдемәнд кулы белән язылмаган, алар күчереп алынган, моңа кадәр басылганнары да булмаган. Ләкин аларның стиле, рухы Дәрдемәнд шигырьләре белән туры килә, – диде Марат Шәрипов һәм әлеге ике әсәрне укып ишеттерде.

Шуны да өстик, БДУ доценты, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган җырчысы Марат ШӘРИПОВның чыгышы әлеге шигырьләр белән бергә тиздән  “Тулпар” журналында дөнья күрәчәк. Тикшеренүче якын арада Дәрдемәнднең тормышында тирән эз калдырган Мәләвез районының Җиргән һәм Баймак районының Юлык авылларына сәфәр кылырга, Уфада шагыйрь иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырырга җыена.

Пленар утырышта шулай ук БДУ доцентлары Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ, Рәүф ИДРИСОВ, Краснокама районы Куян урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ ГАФАРОВА һәм башкалар чыгыш ясады.

Автор: Илдус Фазлетдинов
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы
tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*