tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсе эшмәкәрләре: Балаларда туган телне саклап калу өчен, татар лагерьлары кирәк
Свердловск өлкәсе эшмәкәрләре: Балаларда туган телне саклап калу өчен, татар лагерьлары кирәк

Свердловск өлкәсе эшмәкәрләре: Балаларда туган телне саклап калу өчен, татар лагерьлары кирәк

Екатеринбургта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән узган очрашуда татар эшмәкәрләре үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрде. Шәхси эшмәкәр Валерий Галимовны балаларның туган телен оныта баруы борчый.

  • Балалар тамырларын югалта. Аларга аралашу җитми. Шуңа күрә Сезгә бер тәкъдимебез бар. Безнең балаларны җәй көне Казанга җибәреп, туган телебездә сөйләшә торган  яшьтәшләре белән лагерьда ял иттереп булмас микән. Телне дә өйрәнерләр иде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев:

  • Бездә андый лагерьлар бар. Узган ел да “Сәләт” лагеренда Россия төбәкләреннән, чит илләрдән  килгән балаларны җыеп, 14 көн дәвамында татар телен үзләштерергә ярдәм иттек. Сезнең балалар да килә ала.  Бу мөхтәриятнең эшләп бетермәве генә. Узган ел “Сәләт” тә барлыгы 7 мең бала ял итте. Быел 14 мең булыр дип планлаштырабыз. Тагын ике проектны тормышка ашырачакбыз. Эшмәкәрләр ярдәмендә, Башкортстанда лагерь ачыла. Анда балалар татар телен камилләштерә алачак. Икенчесе Барнаул-Алтайда. Биредә без 30 бала ял итәр дип уйлыйбыз. Яртысы туган телен белүче, ә калган яртысы белмәүчеләр. Бу алар аралашып, татар телен үзләштерсен өчен махсус эшләнә.

Шәхси эшмәкәр Васильян Миндияров :

  • Екатеринбургта 55 мең татар яши. Без “ТНВ-Планета”ны карыйбыз. Тик бу җирлектә татарча сөйләүче бер радио да ачып булмас микән? Бөтен кеше дә дисклар сатып алмый. болай татарча җырларны гел тыңлау мөмкинлеге булыр иде.

Васил Шәйхразиев, мондый мәсьәләне башка төбәкләрдә дә күтәрүчеләр булды, ди.

  • Хәзерге вакытта тәүлек буе “ТНВ-Планета” эшли, “Шаян ТВ” 3 сәгать күрсәтә башлады. Киләчәктә ул да тәүлек буе булачак. Безнең максат- татарлар күпләп торган урыннарда корпунктлар ачу. Әгәр сез үз төбәгегездә ниндидиер кызыклы чаралар хакында күрсәтергә телисез икән, без аларны оештырып, төшереп күрсәтә алабыз. Радио ачуга килгәндә, ул хәл итеп булмаслык нәрсә түгел. Тәкъдимегезне язып алабыз.

Новоуральск шәһәреннән килгән эшмәкәр Марат Салихов үзләрендәге татарлар проблемалары хакында сөйләде. Җирле хакимият белән озак кына татар зираты булдыру мәсьәләсен хәл итә алмаганнар. Ниһаять, аңлашканнар. Ислам кануннары буенча җирләү өчен, 10 гектар җир бирелгән. Инде мәчет салдыруны да хәл итәсе иде, ди.

  • Дөрес, мәчет салдыруны  генпланга керттеләр. Тик җир бүлеп бирү һаман сузыла. Безгә зур участок та кирәкми. шуны хәл итүдә булыша алмассыз микән?

Милли Шура рәисе бу тәкъдим дә игътибарсыз калмаячак, мөмкин булганча булышырбыз,  дип белдерде. Васил Шәйхразиевның Свердловск өлкәсенә визиты 16 нчы февральдә дә дәвам итәчәк. Урал Федераль округына керүче татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу уздырыла. Анда татар халкының үсеш стратегиясе хакында фикер алышулар да булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*