tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстан укытучылары белән очрашу булды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстан укытучылары белән очрашу булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстан укытучылары белән очрашу булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстанның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу булды. Кунакларны БТК БК рәисе Ринат Закиров сәламләде. Очрашуда шулай ук язучы Галимҗан Гыйльман, шагыйрә Резедә Вәлиева, журналист Римзил Вәлиев, журналист һәм шигыйрә Асия Юнысова катнашты.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, 28 июньнән 1 июльгә кадәр алар өчен Уфа-Болгар-Казан маршруты буенча 60 кешелек экскурсия уздырыла. Сәфәрне Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, Башкортстан татарлары конгрессы, “Сәхипҗамал” хатын-кызлар оешмасы һәм “Хазинатур” компаниясе махсус оештырган. Кичә күрше республика укытучылары ата-бабаларыбыз Ислам дине рәсми кабул иткән Болгарга сәяхәт кылган. Бүген исә аларга Казан буйлап экскурсия оештырылган.

Ринат Закиров укытучылар белән үзара фикер алышырлык мәсьәләләрнең байтак булуына игътибар юнәлтте. Аерым алганда, ул яшь буынга татар телен өйрәтү, туган телдә тәрбия бирүнең мөһимлеген, бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр булуын ассызыклады.

БТК БК рәисе билгеләп узганча, Россиядә мәгариф өлкәсендә үзгәртеп корулар 20 ел буе дәвам итә. Бу, үз чиратында, милли мәгарифкә дә тискәре йогынты ясамый калмый. “Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен авыр чорлар күп булды. Хәзер дә хәлләр әллә ни мактанырлык түгел. Әмма балаларыбызга туган телне өйрәтә алмыйбыз икән, димәк, киләчәгебез өметсез. Тик сез барында милләтебез югалмаячагына ышаныч зур”, – дип рухландырды Ринат Закиров.

Ул Казанның дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен рухи-тарихи ватан икәнлеге, ТР башкаласының соңгы еллардагы күтәрелеше бөтен татар дөньясы өчен зур куаныч булуы турында искәртте. Аннары Башкортстан кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан милләтебезне үстерү, телебезне, гореф–гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә башкарыла торган эшләр, проектлар белән таныштырды. Киләчәктә дә бергә эшләргә, бердәм булырга кирәклеген ассызыклады.

Озак еллар буена Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлегендә хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Флүсә Назаргулова сүзләренчә, Башкортстан татарлары өчен дә Казан, Болгар – кадерле ядкарь. “Сезнең безне колач җәеп каршы алуыгыз сәфәребезгә тагын да зур куаныч, мәртәбә өсти”, – диде ул, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп.

Нефтекама районыннан килгән Рәхилә Гыйлемҗанова 34 ел мәктәптә балаларга белем бирә. Шуның 27 елын татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган. Аның Казанга 2нче мәртәбә килүе икән. “Үткән килгәнемдә тарихи романнар буенча диплом эшемне якладым. Ул чакта күренекле язучы Нурихан Фәттах белән күрешү насыйп булган иде”, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул очрашуда. Бүген татар теле дәресен атнасына 1 сәгать кенә укытса да, күңелен төшерми, туган телдә дәрестән тыш чараларны еш үткәрә. Балага исем кушу һ.б. милли йолаларга багышланган бәйрәмнәр, “Минем гаиләм татарча сөйләшә”, “Чәкчәк – табын күрке” кебек чаралар уздыру дисеңме, газета-журналларга мәкаләләр язу дисеңме – барысы да милли гореф-гадәтләрне, телне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

“Укытучының күңелендә балаларда татар теленә карата мәхәббәт уята алырлык дәрт, ут булырга тиеш. Шул очракта гына укытучы эшләячәк, ул укыткан балалар татар телен бик яхшы беләчәк”, – дип сөйләде Рәхилә ханым.

Ринат Закиров моңа җавап итеп: “Дөрестән дә, тәрбия мәсьәләсендә вак әйберләр булмый. Милли бәйрәмнәр, чаралар үткәрәсезме, газета-журналларга язасызмы – һәммәсе мөһим. Ник дигәндә, боларның барысы да милли мохит булдыруга хезмәт итә. Үз чиратында, мохит кешене рухи яктан баета, аралашырга, милләтеңне аңларга өйрәтә, – диде. Очрашу ахырында ул кунакларга мөрәҗәгать итеп: – Без – эшли белә торган халык. Һәрберебезгә үз урынын белеп, кулыннан килгәнчә тырышып эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кабат эшләргә кирәк!” – диде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан Башкортстан укытучыларына татар телендә китаплар һәм дәресләрдә файдалану өчен татар теленә өйрәтә торган таблицалар тапшырылды.

Иртәгә кунаклар туган якларына таба юл тотачак.

Татар-информ”, Ләйсән Исхакова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*