tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 елда Федераль Сабантуе Коми Республикасында үтәчәк
2019 елда Федераль Сабантуе Коми Республикасында үтәчәк

2019 елда Федераль Сабантуе Коми Республикасында үтәчәк

Бүген Чувашия Республикасының Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуе үтте.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Данис Шакиров белдерүенчә, 2018 елда оештырылган XVIII Федераль Сабантуенда Россиянең 41 төбәгеннән 500 дән артык делегат катнашты. Бу хакта ул Сабан туеның баш батырын бүләкләү тантанасында белдерде.

Киләсе федераль Сабантуе 2019 елда Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә үтәчәк. Сабантуй билгесе – Тулпар ат Коми Республикасының татар һәм башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлфирә Бәдретдиновага тапшырылды.

фото:passport.777ru.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*