tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне
5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне

5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне

Укытучыма!

Укытучы-нинди матур исем
Укыта ул тормыш дәресен
Әнкәй кебек колачыңа алып
Безне хәрчак көтәсең бит син!

Син -беренче, хәреф өйрәткән дә
Син-беренче, язу өйрәткән.
Син-беренче, тормыш кагыйдәсен
Күңелләргә сеңдереп әйткән

Әнкәм теле белән йомшак итеп
Тәрбия бирдең укытучым.
Нәни генә минем йөрәгемә
Күпме наз, матурлык салучым!!

Мәңге онытылмас ул вакытлар
Рәхмәт юллыйм исемә алып.
Укытучым, иң кадерле кешем
Акылыңа торам таң калып.

Гомер баскычларын менгән саен
Сеңә бара ныграк дәресләр,
Ялгышларны, тормыш хаталарын
Язмыш укытучым дөресләр.

Алия Султан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*