tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды
Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды

Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды

ТР Президенты фәрманы нигезендә атказанган спорт мастеры, фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Бүләкне Алинәгә Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Бу көннәрдә Мәскәүдә “Мәскәү-Татарстан күпере” бишенче яшьләр форумы узды. Форумга ул үзе шөгыльләнә торган “Самбо-70” спорт үзәге җитәкчесе Ренат Лайшев белән килгән.

“Минем өчен бу форумда катнашу зур мәртәбә. Яшьләргә сәламәтлек, көч телим. Алларына максат куеп, шуңа ирешергә омтылырга, иң мөһиме, бирешмәскә кирәк”, – диде Алинә Заһитова.

Форумны алып баручы Ләйсән Дусаева Алинә Заһитова белән булган бер хәлне телгә алды. Алинә туктаган кунакханәдә янгын чыккач, әнисе әйберләр җыя башлагач, “ташла, әни, тимераякларны ал да йөгердек” дигән.

15 яшьлек Алинә Заһитова 2018 елда Пченчхандагы Олимпиадада Россия өчен беренче алтын медальне яулап алды. 2019 елда дөнья чемпионаты җиңүчесе.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*