tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөгаллимәгә – ак чәчәкләр
Мөгаллимәгә – ак чәчәкләр

Мөгаллимәгә – ак чәчәкләр

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төбәкләрне өйрәнүчеләр җәмгыяте халкыбыз күп­ләп яши торган җирләрдә әледән-әле фәнни гамәли конференция-форумнар уздырып тора. Күптән түгел милләтебезнең үткәненә битараф булмаган галимнәр Курган өлкәсе Сафакүл авылында җыелды.

Конференция Урал аръягы һәм Көньяк Урал татарларының тарихын, мәдәниятен колачлаган һәм Татарстанның 100 еллыгына багышланган иде. Шулай ук Бөек Җиңүнең – 75, Сафакүл районының – 95, Сафакүл авыл советының – 100 һәм Муса Җәлил батырлыгының 75 еллыгын да истә тотып уздырылды ул.

Конференция эшендә Татарстан галимнәре белән бергә Башкортстан, Мари Эл, Свердловск, Чиләбе, Омск, Киров һәм Курган өлкәсе төбәкне өйрәнүчеләре дә катнашты. Әлеге эшнең башында «Татар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте» җитәкчесе, Татарстанның атказанган фән хезмәткәре Альберт Борһанов торды.

Казанга кайтышлый ул тагын бер бик игелекле һәм изге эш башкарды. Екатеринбургта Урал регионында Татарстанның даими вәкиллегендә укытучысы Сәрия Сөләйманованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлауда катнашты.

Сәрия апа Урал якларына Чиләбе өлкәсенең Бәгрәктамак авылына татар теле һәм әдәбияты укытырга дипломлы яшь белгеч булып килгән. Биредә үзенең язмышын да тапкан. Тату гаиләдә ире белән бергәләп бер кыз, бер малай үстергәннәр. Сәрия ханым укучыларына үз фәнен генә өйрәтеп калмаган, балалар күңелендә үткән тарихыбызга мәхәббәт тә уята алган, тормыш матурлыгын күрергә дә, авырлыкларга каршы торырга, рухи ныклыкка да өйрәткән. Аның тормыш дәресләре элеккеге укучысы Альберт Борһановка Әфган тауларында бик еш ярдәм иткән. Шуңа да ул өлкән яшьтәге ап-ак чәчле, ак күңелле мөгаллимәсенә үз рәхмәтен ап-ак чәчәкләр белән җиткерде, Ә инде барлык укучылар хөрмәтен «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале белән тапшырды.

Укытучы өчен дә үз укучысы кулыннан алынган бүләкләр иң кадерлесе булгандыр. Озын гомеренең заяга узмавын күрсәтә бит ул.

Бүген укытучының абруе төшеп барган заманда татар теле мөгаллимәсен шулай олылап хөрмәт итү иң борынгы булган укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәр.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*