tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас районы Урта Балтай авылында мәдәният йорты ачылды
Апас районы Урта Балтай авылында мәдәният йорты ачылды

Апас районы Урта Балтай авылында мәдәният йорты ачылды

Апас районы Урта Балтай авылы халыкыбыз сәнгатенә, әдәбиятына һәм татар журналистикасына дистәләгән шәхесне биргән бай тарихлы сирәк авылларның берсе. Заманының танылган язучылары Тәүфикъ Әйди, Мәрди Рафиков, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин, “Яңа гасыр” каналда “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы, Бөтенроссия “Дәү әнисе” Әлфинур Хисамова, Ульяновск өлкәсе татарлары мохтарияте җитәкчесе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсенең мәдәният үзәге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина исемнәре әлеге авыл белән бәйле.

Апас районының Чирмешән елгасы буенда урманлы һәм чишмәле таулар итәгендә Балтай исеме белән бәйләнгән өч авыл бар – Түбән, Урта һәм Югары Балтайлар. Совет хакимияте елларында һәм хәзер дә бу авылларның үзәге булып Урта Балтай санала. Заманында Казан губернасының Тәтеш өязенә кергән Балтай волсте турындагы беренче мәгълүмат архивларда 17 нче гасыр башына карый. Элек-электән Урта Балтай тирә-як авыллардан үзенең укымышлы, зыялы һәм мәдәниятле булуы белән аерылып торган. Шуңа күрә дә балтайлыларны тирә-күршеләр «кәгазь башмаклар» дип йөрткәннәр.

Патша заманында мәчет-мәдрәсәсе, су тегермәне, ике кибете булган Урта Балтай Совет хакимияте елларында да зур үсештә була. Анда дистәләгән авылга хезмәт күрсәтүче урта мәктәп, сельпо, почта, участок хастаханәсе, даруханә эшләп тора. Бу якларда беренче мәктәп тә биредә ачыла, электр, радио челтәре дә район үзәге белән бер вакытта эшли башлый. Сугыштан соң беренчеләрдән булып заманына күрә иң зур клублар да район үзәге Апас белән Урта Балтайда ачыла. Клублы булу сәләтле кешеләр яшәүче авылның мәдәниятен тагын да үстерә, биредә төрле яшьтәгеләр өчен дистәгә якын үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли башлый.

Инде 60 нчы еллар азагында ук авыл мәдәният йортының үзешчән театры “Халык коллективы” дигән исемгә лаек була. Алар тамашачыларга гади һәм җиңел куелышлы спектакльләр генә түгел, ә “Галиябану”, “Татар хатыны ниләр күрми” ,“Асыляр” кебек татар драматургиясе классиклары әсәрләрен дә куялар.

Бүген дә авыл мәдәният йорты гөрләп тора. Биредә китапханә белән музейның да бергә булуы комплекслы эш алып барырга менә дигән мөмкинлекләр ача. Менә шулай талантларга бай ,сәнгатькә гашыйк балтайлылар шушы көннәрдә генә яңартылган мәдәният йортын ачып керделәр.

Рамис Сафин 

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*