tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Июль аенда Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты  узачак
Июль аенда Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты  узачак

Июль аенда Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты  узачак

10 июльдән 12 июльгә кадәр алтынчы тапкыр Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты  узачак.

Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты Россиядә уникаль проект булып тора, әлеге проектны мондый форматта берәү дә тормышка ашырмый, ди оештыручылар.

Татар яшьләре слеты тарихы 2013 елдан башлана. Тәүге җыенда ул вакытта 20дән артык кеше катнакан.  Командалы белем алу чаралары, шулай ук конкурслар, татар телен һәм мәдәниятен белүгә уеннар оештырылган. Слет беркемне дә битараф калдырмаган, 2014 елда слетта 40ка якын, ә 2015 елда 50дән артык кеше катнакан, Алар арасында башка төбәкләр – Төмән өлкәсе, Пермь, Татарстан вәкилләре дә булган.

Елдан-ел без тәҗрибәлерәк. Барлык хаталарны да исәпкә алырга тырышабыз,  ел саен ниндидер яңалык кертергә тырышабыз, ди оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*