tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
Казанда “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Казанда “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты Татарстан, Россия төбәкләре, Якын һәм Ерак чит илләрдә яшәүче шигъри җанлы балаларны дүрт ай дәвамында дулкынландырды да, берләштерде дә, үзара көрәштерде дә. Беренче Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә 4000 меңнән артык бала һәм 25 яшькәчә булган яшьләр катнашты. Һәм менә ниһаять аларның иң-иңнәре, барлыгы 64 катнашучы, 4 этапны үтеп, Казанга килеп җитте.

Бәйгенең финал өлешен башкаланың Татарстан язучылар берлеге бинасында үткәрделәр. Әлеге йортның стеналары үзендә тарихи эзләрне саклый, көн саен аның баскычлары буйлап язучылар йөри. Сәхнәсендә кичәләр уза. Шуңа күрә конкурсның йомгаклау өлешен биредә уздыру, ул зур әһәмияткә ия. Сез горурлана аласыз, дип белдерде язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Балаларны финал өлешенә килеп җитүләре белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров котлады һәм уңышлар теләде.

Бәйге мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыгы , Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылды. Жюри рәисе Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. Жюрига 4000нән артык бала арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу, әлбәттә, җиңел булмагандыр. Чөнки һәр катнашучы бәйгегә тырышып әзерләнгән. Җиңү өчен һәр берсенең мөмкинлекләре зур иде.

Бәйге 7 номинация буенча оештырылды. Аның йомгаклау өлешендә чыгышларны нәниләрдән, 8 яшькәчә балалардан башладылар. Арада каушап калучылары да, елап җибәрүчеләре дә, куркуын җиңеп, шигырен тырышып сөйләүчеләр дә булды. Шунысы игътибарны җәлеп итте, әле бик кечкенә булсалар да, алар Җәлил шигыренең һәр сүзен аңлап, йөрәге аша уздырып сөйли. Балаларның шигырь укуын тыңлаганда, күзләр дә яшьләнде, бугазга төер дә тыгылды. Араларында Гарәп Әмирлекләреннән килгәннәре дә, физик мөмкинлеге чиклеләре дә бар иде.

Хәзер балалар шигырь укымый, дигән сүзләрне ишетергә туры килсә дә, бәйгедә катнашучыларны тыңлаганнан соң, бу сүзләрнең дөреслеккә туры килеп бетмәвен аңлыйсың. Укытучылары, әти-әниләре белән берлектә, алар Җәлил әсәрләрен шулкадәр сәнгатьле итеп укырга өйрәнгән, хис-кичерешләрен шундый оста итеп күрсәтәләр. Мондый бәйгеләр күбрәк булсын иде. 14, 18, 22 яшьлек егетләр һәм кызлар шагыйрьнең башлыча патриотик шигырьләренә тукталган. Алар шигырьдәге уй-фикерләрне инде зурларча аңлап, тирән мәгънәсен белеп сөйләде.

Бәйгедә катнашучылар арасында төрле милләт вәкилләре булу да сөендерә. Димәк, Муса Җәлил иҗатының аларга да тәэсире зур. Шигырьләрне татар, рус, инглиз, төрек, таҗик телләрендә сөйләделәр. Аерым бер номинация буенча герой-шагыйрь турында үзләре язган шигырьләрне, эсселәрне сөйләү мөмкинлеге дә булды. Җәлилгә багышланган башка язучыларның әсәрләре дә яңгырады.

 Муса Җәлил шигырьләрен татар авылларыннан, татар мәктәпләреннән килгән балаларның инглиз телендә сөйләве шулай ук игътибарга лаек. Татарның бөек шагыйрен нәкъ менә шушы яшьләр дөньяга таныта да.Кем белә, бәлки киләчәктә үзләре үк тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнер.

Жюри бәйгедә катнашучыларның чыгышын ике сәгаттән артык тыңлады. Нәтиҗә ясадылар. Ләкин җиңүчеләр исемнәре 14 нче февральдә, башкаланың К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында оештырылачак гала-концертта гына игълан ителәчәк. Анда алар бүләкләргә дә лаек була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*