tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районы Яңа Тушкырда зират киртәләрен яңартканнар
Балтач районы Яңа Тушкырда зират киртәләрен яңартканнар

Балтач районы Яңа Тушкырда зират киртәләрен яңартканнар

Яңа Тушкыр авылы инде юк. „Реаль эшләр” проекты чикләрендә, авылдашлар тырышлыгы белән биредә зират киртәләре яңартылган.

Штәнде авыл җирлегенә караган Яңа Тушкыр авылының таркалуына инде байтак еллар узды. Куе урман уртасындагы, вакытында халкы үсемлекчелек, малчылык, умартачылык белән шөгыльләнеп гомер иткән авылдан кешеләр төрле якларга, бигрәк тә яшьләр таралыша. Моңа язгы-көзге һәм кышкы айларда техника белән үтәслек юллар, авылда мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер пункты кебек социаль билгеләнештәге объектлар булмавы сәбәпче була. Бүген авылда таушалган йортлар гына үзләренең хуҗаларын көткән сыман моңсуланып утыра. Ә шул йортлар нигезеннән чыккан кешеләр авылны онытмыйлар. Кайталар. Зиратта булып, мәрхүмнәр рухына дога кылалар.

Быел Яңа Тушкырда авыл зираты киртәләрен заманча материаллар белән яңарту эше оештырылды. Ел башында ук җәелдерелгән бу эшне Әлфир Карамов үз өстенә алды һәм җиренә җиткереп башкарып чыкты. Төрле төбәкләрдә яшәгән авылдашлары белән элемтәгә чыктылар. Чит төбәкләрдә яшәгән авылдашлар изге эшне күтәреп алып, матди яктан актив ярдәм күрсәттеләр.

Авыл хакимияте ягыннан, бу зират коймалары ремонты Бердәм Русия Партиясенең „Реаль эшләр” программасына кертелеп, материаллар сатып алырга өлешләтә акча бүленде. Барлык материаллар тупланган авылда туып үскән ир-егетләр һәм хатын-кызлар өмәгә җыелдылар.

Озынлыгы 330 метр койма ике көн эчендә, гомум тырышлык белән, яңа төс алды. Тимер баганаларны утырту өчен Радик Әхмәтов шәхси техникасы белән ярдәмгә килде. Рөстәм Сабирҗанов, Рәфис Әхмәров, Рифат Нурисламов эретеп ябыштыру эшләрен башкарды. Буя эшләрен башкару, өмәдә катнашучыларга аш әзерләү Гөлниса Карамова, Әлфия, Линария, Вингария Шакировалар иңнәренә төште. Ике көн эчендә беркем дә эшсе тормады. Гатуф Карамов, Нәфис Абраров, Илфат Асраров штакетникларны терәкләргә беркетсә, Даниф Шакиров, Әдеһәм Фәезов һәм башкалар, корыган агачларны кисеп, зират эчен тәртипкә китерделәр.

Авылдан чыккан аксакал, 86 яшьлек Хәмит Гаттаров та өмәдән читтә калмады. Олы яшьтә булуына карамастан, күңеле белән бирелеп, өмәдә кулыннан килгән кадәр эш башкарды.

Күмәк тырышлык белән зират киртәләре, әйләнә-тирә яңа төс алды. Өмәдә катнашучылар бер-берсенә рәхмәт сүзләрен җиткереп, мәрхүмнәр рухына догалар кылып, күңелләренә җан тынычлыгы алып өйләренә таралыштылар. Күмәк күтәрсә —күлне күчерер, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Дамир Хәйртдинов

baltach.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*