tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген съезд башлана!
Бүген съезд башлана!

Бүген съезд башлана!

Бүген 2 август – Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының беренче көне.

Иртәнге сигездән татар конгрессы бинасында делегатларны теркәү башланды.

Төшке аштан соң делегатлар эшкә тотыначак.

ТР Фәннәр академиясендә “Татар рухы: тел һәм мирас” дискуссия мәйданчыгында татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү эшенә тотыначак.

ТР мәдәният министрлыгында  “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дискуссия мәйданчыгы эшләячәк.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә  “Гаилә, демография, милли тәрбия” дискуссия мәйданчыгы һәм “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узачак.

Кич белән делегатлар һәм съезд кунаклары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барачаклар. Анда “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореорафик спектаклен караячаклар.

Алдагы көннәр чаралары турында тулырак мәгълүмат пресс-релизда
һәм съезд программасында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*