tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы пресс-релизы
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы пресс-релизы

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы пресс-релизы

Агымдагы елның 17-20 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узачак. Әлеге чарада Россиянең 63 регионыннан (шул исәптән Татарстаннан да) һәм 29 чит илдән 300 гә якын оешма җитәкчесе һәм татар активы вәкилләре катнашачак.

18 декабрь көнне «Корстон-Казан» комплексында киңәйтелгән утырышның пленар өлеше узачак.

Татар оешмалары җитәкчеләре өчен мәдәни программа да каралган: алар Казан Кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән танышачак, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбленең “Зәңгәр шәл” вокаль-хореографик спектаклен һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Сөембикә ханбикәгә 500 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә караячак.

19 декабрь көнне оешма җитәкчеләре өчен Алтын Урда дәүләте төзелүнең 750 еллыгы уңаеннан, ТР Фәннәр Академиясендә В.В.Трепавловның (“Евразиянең төрки дөньясы: тарихи закончалыкларны эзләү”) лекциясен тыңлау һәм “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлап җибәрүгә багышланган тантанада катнашу мөмкинлеге булачак.