tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния нәзарәтендә никах һәм исем кушу таныклыкларының яңа бердәм үрнәге эшләнде
Диния нәзарәтендә никах һәм исем кушу таныклыкларының яңа бердәм үрнәге эшләнде

Диния нәзарәтендә никах һәм исем кушу таныклыкларының яңа бердәм үрнәге эшләнде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә никах һәм исем кушу таныклыкларының яңа бердәм үрнәге эшләнде. Документларның макетлары ТР МДН Президиумы тарафыннан агымдагы елның февралендә расланды. Хәзер алар сатуга да чыкты. Таныклыкларны “Хозур” нәшрият йортының Казан шәһәре, Тукай урамындагы 36нчы йортта урнашкан фирма кибетендә сатып алырга була.

Ел башында кабул ителгән “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” дә өйләнешкән парларга никах таныклыгын тапшыру зарурлыгы билгеләп үтелгән. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, никах уку һәм никах таныклыгын бирү хокукына ТР Диния нәзарәте аттестацияләнгән имамнар гына ия. Хәзер аларның вазифасына никахны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә теркәү дә керә. Ул никахлар укылу статистикасын системага салу мөмкинлеген бирәчәк. Элек бу гамәл имамнарның шәхси карамагына тапшырылган иде.

Никах таныклыгының яңа үрнәге түбәндәге мәгълүматларны үз эченә ала: өйләнешүчеләрнең исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, гражданлыгы һәм милләте, туу вакыты һәм урыны, никахны укыган имам һәм шаһитләрнең исемнәре, никах укылган мәчет һәм ул караган мөхтәсибәт атамасы, никахны теркәү датасы һәм урыны, шулай ук документның тәртип номеры. Таныклык татар һәм инглиз телләрендә төзелгән. Документның инглиз телендәге бланкы, чит илдә күрсәтү өчен, мәсәлән, мөслимәләргә хаҗга виза рәсмиләштергәндә, кирәк булырга мөмкин.

Исем кушу таныклыгында баланың исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, әти-әнисе, исем кушучы, шулай ук исем кушу кенәгәсендә кайчан һәм ничәнче булып теркәлүе турында мәгълүмат бар. Моннан тыш, өстәмә графалар да каралган: анда әти-әниләр баланың беренче сүрәсен кайчан ятлавын, беренче намазын кайчан укуын һәм беренче уразасын кайчан тотуын язып куя ала. Әлеге документ татар һәм рус телләрендә тапшырылачак.

Якын киләчәктә никах һәм исем кушу таныклыкларының яңа үрнәген тапшыру тәҗрибәсен республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә тарату планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*