tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Париж шәһәрендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек бара

Париж шәһәрендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек бара

25 май көнне Франциянең башкаласы Париж шәһәрендә Сабантуй узачак. Хәзерге вакытта Эйфель манарасы янындагы Марс мәйданында Сабантуй сәхнәсе корылып, татар халкының гүзәл бәйрәменә әзерлек бара. Сабантуйга дөньяның 10 иленнән милләттәшләребез килүе көтелә.
Сабантуйда Татарстанның “Зө-Ләй-Лә” төркеме, “Казан” бию ансамбле, “Шарм” шоу-балеты, “Татарстан”, “Болгарлар”, “Кама таңнары” бию төркемнәре, җырчылар Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Айгөл Бариева, баянчылар Айдар Вәлиев, Булат Хисмәтов һәм башка талантлы артистлар катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*