tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галидә Сабан туе узды
Галидә Сабан туе узды

Галидә Сабан туе узды

Җәй башланып китте, димәк, чиратта – ямьле Сабан туе бәйрәме чоры. Милли гореф-гадәтләребезнең асылыннан саналган бу бәйрәмне Татарстан чикләрендә генә түгел, ил, хәтта дөнья күләмендә дә бихисап милләттәшләребез уздыра. Узган ялларда Самара өлкәсендәге Похвистнево районы Гали авылында да Сабан туе булды.

Гали авылның тарихы бик бай. Моннан 4 гасыр ел элек Гали атлы кеше республикабызның Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туып, Самара өлкәсенә күченгән. Ул әлеге авылга нигез салучы, шунлыктан, авыл исеме дә аңа атап кушылган. Авыл быел зур юбилеен – 405 еллыгын каршылый. Монда 2,5 мең чамасы кеше яши, күпчелек татарлар. Сабан  туе бәйрәме дә татар милләте гореф-гадәтләре буенча уздырыла: монда милли уеннар һәм бәйрәм күрке булган көрәш тә урын алган.

Гали авылы элек-электән үк рухи потенциалы белән билгеле. Монда инде 100 елдан артык гомум белем бирү мәктәбе эшли, шулай ук 3 мәчет һәм “Гали” мәдрәсәсе эшләп килә. Халыкның күчеп китү мәсьәләсе кузгатылмый, киресенчә, авыл халкы саны елдан-ел арта бара. Монда бик эшчән кешеләр яши. Һәр йортның үз йөзе, төзелеше ягыннан үзенчәлеге бар. Барысыннан ары мондагы халыкны тарихи тамырларга булган тугрылыгы аерып тора. Монда татарларның гореф-гадәтләрен саклыйлар һәм үстерәләр. Еш кына кызыклы милли, гаилә, дини чаралар уза.

Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә теләктәшлек итү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова сәламләде. Нурия ханым үзе дә Балык бистәсе районы Күгәрчен авылыннан икән. “Гали авылы халкының сөйләшүе туган ягым Күгәрчен авылыныкына бик охшаган, – диде Н. Хашимова. – Бу авыл кешеләренә, мондагы гореф-гадәтләргә һәм дингә булган мөнәсәбәткә таң калдым. Сабан туе барышында хәтта бәйрәмне туктатып, намаз вакытында азан әйттеләр. Дингә карата хөрмәт зур монда”.

Татар эстрадасы йолдызлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, республикабызның Балык бистәсе районы бию һәм җыр коллективлары бәйрәмгә ямь өстәп, үзләренең чыгышларын Татарстан исеменнән бүләк итте.

Бәйрәмнең оештыручысы Расыйх Латыйпов – бик милләтпәрвәр кеше. Үзенең бизнесы бар – бөтен илдә ит ризыклары белән танылган “Хәләл” ҖЧҖ аныкы. Расыйх әфәнде авылын күтәрү, камилләштерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Аның тырышлыгы белән авылда агротуризм үсеп килә. Гомумән, авылга һәрвакыт кеше килеп кенә тора.

Бәйрәмнең башыннан алып ахырына кадәр оештыру дәрәҗәсеннән гореф-гадәтләргә һәм дингә карата зур хөрмәт чагыла. Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдә дә милләтебезнең кадерен белүче, аны саклап калырга тырышучыларны күрү берәүне дә битараф калдырмый.

Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*