tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуҗабикәләрне яшьтән әзерлибез
Хуҗабикәләрне яшьтән әзерлибез

Хуҗабикәләрне яшьтән әзерлибез

Сарман районы аграр көллиятендә «Ак калфак» оешмасы «Татар халык ашлары пешерү» буенча укучы- студентларга  мастер-класс үткәрүне оештырды. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының актив әгъзасы, аграр көллиятнең повар-технологлар әзерләү буенча мастеры Дания Гайнетдинова  яшь кызлар- булачак әниләр, хуҗабикәләргә татар халык ашлары пешерүнен серләрен төшендерде

Хәләл иттән өчпочмак, гөбәдия әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте.

Киләчәгебезнен, милләтебезнең кызлары уңган булырга, ә өстәлләре милли аш-судан сыгылып торырга тиеш,- дип аңлатты. Тәртип, әдәп-әхлак кагыйдәләрен дә кызларга тәмле итеп төшендереп бирде.

З.Ә.Вафина, “Ак калфак” оешмасының Сарман бүлеге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*