tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Илһамият» клубыннан ретро-концерт
«Илһамият» клубыннан ретро-концерт

«Илһамият» клубыннан ретро-концерт

Бүген, 21 апрель көнне,  18 сәгать 30 минутта   Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сәхнә ветераннарының “Илһамият” клубының чираттагы концерты була.

Программа илебез бәйрәм итәчәк Бөек  Җиңүнең 70 еллыгын һәм апрель аенда дөньяга килгән шәхесләр – бөек шагыйрь Габдулла Тукай, гомерләрен татар сәнгатенә багышлаган  Татарстанның халык артистлары Усман Әлмиев, Айрат Арслановлар иҗатын да күзаллап төзелгән. Концерт арабыздан киткәннәр рухына дога кылу белән башланачак.

Татарстанның халык артистлары Эмиль Җәләлетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Наҗия Теркулова, Искәндәр Биктаһиров, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Фәрит Хатыйпов, Татарстанның атказанган артистлары Азат Хәлимов, Газинур Фарукшин, артистлар Диләрә Ильясова, Шамил Галиев, Әлфия Хәбибуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы ансамбле башкаруында Габдулла Тукай, Әхмәт Ерикәй, Фәнис Яруллин, Әхмәт Фәйзи әсәрләре, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин романслары,  татар халык җырлары һәм заман композиторларының музыкаль әсәрләре яңгыраячак.

Әлеге концерт клубның ретро-концертлар чылбырында өченчесе  һәм ул узып баручы сезонга нокта куя. “Илһамият”нең яңа сезон концертлары 2015 елның сентябрь аенда башлана.

tatfil.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*