tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искернең тарихи язмышы
Искернең тарихи язмышы

Искернең тарихи язмышы

Тубылда “Искер-җыен” себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы халыкара фестивале уздырылды.

“Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы һәм Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган әлеге чарада Төмән өлкәсе районнарыннан һәм шәһәрләреннән, Иркутск, Новосибирск, Омск, Салехард, Казан шәһәрләреннән, куршедәш Казахстан Республикасының Семей шәһәреннән кунаклар катнашты.

Хәсәнә Боязитова (Салехард)

Хәсәнә Боязитова (Салехард)

Фестиваль кысаларында Тубыл шәһәрендә “Искернең тарихи язмышы” исемле фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциянең пленар утырышында төп темаларга карата берничә галим чыгыш ясады. Алар арасында танылган галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков; археолог, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, фольклорчы Луиза Ильясова-Сурметова, филология фәннәре кандидаты Нәсия Уразова һ.б.

Билгеле, конференция  Себер ханлыгының башкаласы Искер шәһәренең тарихи язмышына бәйле булуга карамастан, сессион утырышта бүгенге себер татарларының тормышына, көнкүрешенә, теленә, изге урыннарына, яшәү шартларына һ.б. темаларына бәйле чыгышлар яңгырады. Чыгышлар арсында ара-тирә кискен фикерләр, кайбер мәсьәләләргә карата бәхәсләр дә булды. Бәхәс тудырган темаларның берсе – себер татарларын аерым халык итеп, ягъни “абориген”нар буларак тану һәм мәктәпләрдә җирле себер татар телендә укытуны кертү. “Без бөек татар теленең диалекты түгел, ә аерым тел”, – дигән фикер еш яңгырады.

Марат Бакиев (Тубыл)

Марат Бакиев (Тубыл)

Кайнар-кискен чыгышларга, җитди бәхәсләргә карамастан конференция эше дустанә мөнәсәбәттә тәмамланды. “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова фестивальнең беренче көненнән актив катнашып, һәрвакыт ярдәм кулы сузып торган  Бөтендәнья татар конгрессы Бюро әгъзасы, БТК БКның рәсми делегация җитәкчесе Дамир Исхаковка кылыч бүләк итте. Истәлекле бүләк шулай ук Зәйтүнә Тычинских да тапшырылды.

Фестивальдә катнашучыларга “Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияты” исемле китап тәкъдим ителде. Китап басмага Себер галимнәре тарафыннан әзерләнеп, Казанда редакцияләнә һәм нәшер ителә. “Бу китап кыска вакытта әзерләнде, – дип үзенең чыгышын башлады Дамир Исхаков. – Һәм ул күбрәк укытучылар өчен каралган. Без Тубылга 200 данә китап китердек. Бу китап татарлар күпләп яшәгән районнарда уртнашкан һәрбер мәктәп китапханәсендә булырга тиеш”. Хәзерге вакытта икенче китап,  укучылар өчен дәреслек буларак әзерләнүе турында да хәбәр бирелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*