tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан үзенә тарта
Казан үзенә тарта

Казан үзенә тарта

Төмәндәге “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов җиде елдан бирле якташларын мәркәзебез Казанга сәяхәткә алып бара.

Һәр ай саен төркем туплап якташларыбызны сәяхәткә алып чыга. Ә инде 30 август – Татарстан Республикасы көненә туры китереп Казанга баруны ул гадәткә әйләндерде.

Татарстан, Казанга барырга теләүчеләр бармы икән? Төрле яшьтәге татарларның күңеле ник Казанга омтыла? Бу сорауларга җавап эзләп Фәриднең үзе белән аралаштым.

Бу турны ни өчен оештыра башладың?

2011 елдагы төркем– Үзем иҗтимагый оешманы җитәкләү чорында Казанга бик күп тапкыр барырга туры килде. Бик яратам мин бу шәһәрне. Дусларым арасында да Казанны, Татарстанның башка истәлекле урыннарын күрергә теләүчеләр күп иде, – дип башлады Фәрид Корманов сүзен. – Шунда миндә: “Нишләп әле теләүчеләрне мең еллык тарихы булган татарның башкаласына алып бармаска? – дигән уй туды. Мин бу уемны тормышка ашыру теләге белән яна башладым. Казан белән Төмән өлкәсе арасында күпер салырга дигән фикер туып, үзем күргән җирләрне якташларыма да күрсәтергә уйладым. Программа төзедем. 2009 елда беренче тапкыр дусларым белән бардым. Башта танышларым аркылы Кремль, Кол Шәриф мәчете тарихы турында сөйли алырлык кешеләр таптым. Хәзер инде экскурсияләр белән шөгыльләнүче оешма аша алдан ук килешү төзим. Миңа автобус белән бару ошый. Уңайлы автобус табу мәсьәләсе тиз хәл ителде. Шулай барган саен яңа фикерләр туды. Бару юлында очраган шәһәрләргә дә керергә, андагы тарихи урыннар белән дә таныштырырга булдым. Музейларга бай Алабуга шәһәренә, Биләрдәге Кыз тавына, 922 елда ислам кабул ителгән Болгар шәһәребездәге изге җиргә, горурлана торган Казаныбызга һәм, әлбәттә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәгән Арча районындагы Кырлай музей-комплексына бармый кала алмыйбыз. Соңгы елларда Идел елгасында ике сәгать теплоходта да йөрибез. Төрлечә кызыктыру юлларын эзлим. Баручыларга бүләкләр дә әзерләргә омтылам. Үткән ел “Яңарыш” газетасына яздырган идем, быел һәркайсына үземнең “Амин” фирмасы исеме чигелешле келәмчекләр бирдем.

– Казанга баручыларны ничек җыясың?

Музейда– “Вконтакте”, “Одноклассники” челтәрләрендә, яшьләр оешмасына йөрүчеләр аркылы, өлкәдәге татар концертлары, татар чаралары вакытында рекламалар таратып халыкка бу мәгълүматны җиткерергә тырышам. Ә инде өлкәбездәге татар газетасы “Яңарыш”та басылган белдерүләрне укып килүчеләр баручыларның яртысыннан артыгын тәшкил итә. Барырга теләүчеләр күп. Тик барысына да ярап бетеп булмый. Автобус белән ерак юлга чыгып китәргә авырсынучылар да бар. Аннары бик тыгыз безнең программа: кыска гына вакыт эчендә – 6 көндә сәяхәтчеләрем Алабуга, Биләр, Болгар, Кырлай, Казанны күреп кайталар. Маршрутны кыскартып, Болгар һәм Казанны гына калдырып, поезд белән баруны планлаштырып торам әле.

Фәрид, Казанга баручылар саны артамы?

Туган авылымда– Соңгы вакытта теләк белдерүчеләр чынлап та артты. Әллә илдәге кризис белән чит илгә чыгарга акчалары азмы икән? Мин барлык чыгымнарны барлап, аларның да хәленә кереп, бәяне зур итәргә тырышмыйм. Кайсы вакыт үз кесәмнән дә чыгарырга туры килә әле. Үткән ел август аенда 32 кеше белән бардым. Олы яшьтәгеләр дә бар араларында. 85 яшьләрдәге бабай да исән-сау йөреп кайтты. Гомерем буе Казанны күрү турында хыялландым, ниһаять, ул хыялым тормышка ашты, дип шатланды. 20 гасыр башында әби-бабалары Татарстаннан күчеп килүчеләр, туган якларыбызны күреп килик, дип юлга чыгалар. Хәзер бит “Татарстан Яңа гасыр” каналын күпләр карыйлар. Казандагы үзгәрешләрне күрәләр. Барасылары килә.

Халык Казаннан ни сатып ала? Нәрсәгә бигрәк тә гаҗәпләнә?

Кырлайда– Күбесенчә сувенирлар, дус-туганнарына бүләкләр җыялар. Кол Шәриф мәчетендә Әлфия исемле апада тугъра ясатып алалар. Анда юл догасы да, исемнәре дә язылырга мөмкин. Татарстанга юл тотканда ук изге Болгар җирен күрү, Ак мәчет, Кол Шәриф мәчетендә булу, садака салу – күңел түрләрендә йөрткән иң зур теләкләре. Бу җирләрдәге матурлыкка, Казанның күркәмлегенә исләре китеп кайталар. Икешәр тапкыр баручылар да бар. Болгардагы тарихи истәлекле урыннар, дөньядагы иң зур Коръән, Кырлайдагы сокланырлык табигать, Сөембикә манарасы – болар озак еллар күңелләрендә якты хатирә булып саклана. Тагын да “Туган авылым” ял комплексы да ошый аларга. Бөтендөнья татар Конгрессы вәкилләре, татар җырчылары белән очрашулар да оештырган чаклар була.

Хәзер Казахстанга бару турында план корам. Анда да матур урыннар күп. Ул арада яшьләр белән ерактагы татар авылларында концертлар куябыз, дискотекалар оештырабыз. Сагынып көтеп алалар.

Гөлнур Вәлиева, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*