tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Алтын Урда тарихына багышланган форумда татар тарихы барланачак
Казанда Алтын Урда тарихына багышланган форумда татар тарихы барланачак

Казанда Алтын Урда тарихына багышланган форумда татар тарихы барланачак

26-28 июнь көнне Казанда VI Халыкара Алтын Урда форумы узачак. Әлеге җыен Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган чараларның иң әһәмиятлесе булып тора. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына тарихчы Илнур Миргалиев сөйләде.

  • Илнур Миргалиев – тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын Тикшеренү үзәге җитәкчесе.

Тарихчылар чарасында сүз 1269 елда узган Талас форумы хакында булачак. Нәкъ менә шушы җыенда Чыңгызхан империясе таркалуга нокта куела. Шунда ук ханның оныклары тарафыннан Алтын Урда бәйсезлеге игълан ителә.

“Бу мөһим тарихи вакыйга галимнәрне, әлеге чорны өйрәнүчеләрне генә кызыксындырмый. Чарага карата гади кешеләр дә шактый кызыксыну күрсәтте”, – ди тарихчы.

Форумда Россия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кытай, Венгрия, Төркия, Тайвань, Финляндия, Болгария, Мисыр, Монголия, Япония, Шотландия, Украинадан 100дән артык галим катнашачак. Алар арасында Вадим Трепавлов, Марк Крамаровский, Роман Хаутала, Мария Иванич, Җәмил Мөхәммәтшин, Роман Почекаев, Андрей Беляков, ЧжаоЧжу-Чэн, Павел Петров һәм башкалар бар.

Форумга Америкада яшәүче танылган татар тарихчысы Юлай Шамилоглу да чакырылган.

Гөлназ Гыйлфанова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*