tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда I “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленең гала-концерты узачак
Казанда I “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленең гала-концерты узачак

Казанда I “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленең гала-концерты узачак

Бүген, 18 апрель көнне, Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында I “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленең гала-концерты узачак. Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов ярдәме белән оештырылган.

“Дуслык күпере” – татар һәм башкорт мәдәнияте өлкәсендәге яңа проект. Ул  милли эстраданы үстерү, шулай ук төбәкара һәм милләтара элемтәләрне ныгытуга йөз тота.

Фестиваль Татарстан Республикасы белән Башкортстан Республикасы арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Фестиваль тантаналы төстә 7 апрель көнне Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда ачылды. Аннары концертлар татарлар һәм башкортлар күпләп яшәгән 11 төбәк – Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән шәһәрләрендә узды.

Гала-концертта татар һәм башкорт эстрадасы артистлары Айдар Галимов, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, ELVIN GREY, Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Халида Бигичева, Илһам Вәлиев, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Илсаф, Ринат Вәлиев, «Казан егетләре» төркеме, Алинә Шарипҗанова, Азат Вахитов, Алсу Абелханова, Гөлназ Асаева, Ранис Габбазов, Гөлсирень Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова, Лилиана Ирназарова, Марат Яруллин, Гөлназ Фәхретдинова, шулай ук ике республиканың иң яхшы иҗат коллективлары – Башкортстан Республикасының Ф.Гаскаров исемендәге Дәүләт халык биюләре ансамбле һәм “Казан” ансамбле һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*