tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөслимәләр аулак өйгә җыелачак
Казанда мөслимәләр аулак өйгә җыелачак

Казанда мөслимәләр аулак өйгә җыелачак

Бүген, 15 февральдә, Казанда “Татар һәм кырым татарлары милли киеме” аулак өй кичәсе оештырыла. Анда Татарстан һәм Кырым милли киемнәре буенча тарихчылар, танылган дизайнерлар, шул исәптән Нурия Зарипова (Nuriya UMAI) һәм Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам хокукы мөгаллиме Зәйнәб Баирова катнашачак. Кызларга татар һәм кырым татарлары халыкларында милли костюмнарны кию традицияләре һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, милли костюм үрнәкләрен күрсәтәчәкләр, шулай ук хиҗабның милли элементлар белән туры килүе турында мастер-класс үткәрәчәкләр.

Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында узачак (Габдулла Тукай ур., 38). Башлана 17.30 сәгатьтә.

Язылу өчен телефон: 89270333142 (What’s App).

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*