tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Людмила Гиндулинаның “Язгы рапсодиясе”
Людмила Гиндулинаның “Язгы рапсодиясе”

Людмила Гиндулинаның “Язгы рапсодиясе”

Новосибирскиның Арнольд Кац исемендәге дәүләт концерт залында рәссам Людмила Гиндулинаның “Язгы рапсодия” (“Весенняя рапсодия” живопись, графика) исемле күргәзмәсе ачылды.

Мондый исем очраклы ыгна сайланмаган. Яз табигатьнең яңарган, могҗизалы чагы. Бар да терелә, адәм баласының күңеле күтәрелә, кешеләр көз-кыш көннәрендә игътибар итмәгән әйберләрне күрә башлый.

Яз тирә-ягыбызга яңача карау вакыты, моңа хәтле әһәмият бирмәгән күренешләрне яңадан бәйләү чоры да. Күргәзмәгә куелган картиналар шушы максаттан чыгып сайланган.

Автор тарафыннан төрле вакытта язылган булсалар да, аларда язга гына хас үзенчәлек бар. Чәнки алар тирә-ягыбыздагы могҗизаны күреп алырга ярдәм итә.

Картиналарга озаклап карап торыгыз, рәсемдәге дөнья сезне үз эченә тартып алачак, хәтерегездә бәхетле, әкияти мизгелләр бер мәлгә яңарып алачак.

Белешмә:

Людмила Гиндулина- рәссам, җырчы (меццо-сопрано), “Мирас” татар вокаль ансамбле җитәкчесе, Новосибирск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, танылган рәссам Александр Шуриц укучысы.

Людмила Гиндулина күргәзмәләрдә катнашып тора, аның картиналары Россиядәге һәм чит илләрдәге тупланмаларда саклана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*