tatruen
Баш бит / Яңалыклар / М.Җәлил музей-фатирында шагыйрьнең фото альбомын карап булачак
М.Җәлил музей-фатирында шагыйрьнең фото альбомын карап булачак

М.Җәлил музей-фатирында шагыйрьнең фото альбомын карап булачак

М.Җәлил музей-фатирында сакланучы шагыйрь альбомын тиздән теләгән һәр кеше карый алачак. 1922-1941 еллардагы фотолар җыентыгының электрон варианты әзерләнә.

1922-1941 еллардагы чорны үз эченә алган альбомда 66 фотография саклана. Биредә Муса Җәлил, аның якын дуслары, сәнгать әһелләрен дә күрергә мөмкин. Композитор Нәҗип Җиһанов, опера солистлары Марьям Рахманкулова, Усман Әлмиев, гармунчы Фәйзулла Туишев, шагыйрьләр Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нур Баян һ.б. шәхесләрнең фотосурәтләре дә бу альбомда урнаштырылган.

http://idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*