tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Нәҗибә” исемле документаль фильмны күрсәтәчәкләр
Мәскәүдә “Нәҗибә” исемле документаль фильмны күрсәтәчәкләр

Мәскәүдә “Нәҗибә” исемле документаль фильмны күрсәтәчәкләр

Бүген, 18 август көнне, Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, Мәскәү татар мәдәни үзәгендә «Нәҗибә» дип исемләнгән документаль фильм күрсәтеләчәк. Ул Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсановага багышланган. Чарада мәшһүр артисткадан кала, проект авторы һәм кинотасманың продюссеры булган Әлфия Юнысова-Миңнуллина, фильмның режиссеры Алмаз Нургалиев, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь  Булат Ибраһим һәм Г.Камал театры актерлары катнашачак.

 Чара 19:00 башлана

Керү ирекле

Адрес: Малый Татарский пер., д.8, ТКЦ г.Москвы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*