tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Үзбәкстанның Сәмарканд өлкәсе татарларына: Татар оешмаларына яшьләрне җәлеп итәргә кирәк
Милли шура рәисе Үзбәкстанның Сәмарканд өлкәсе татарларына: Татар оешмаларына яшьләрне җәлеп итәргә кирәк

Милли шура рәисе Үзбәкстанның Сәмарканд өлкәсе татарларына: Татар оешмаларына яшьләрне җәлеп итәргә кирәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасында. Бүген ул Сәмарканд өлкәсенең “Умырзая” татар-башкорт милли үзәге активистлары белән очрашу уздырды, оешма активистларына бүләкләр тапшырды.

Очрашу барышында Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырып үтте. 27 октябрьдә үтәчәк “Татарча диктант” акциясенә кушылырга чакырды; татар халкы үсеше стратегиясенә кагылышлы фикер, тәкъдимнәрен җиткерүләрен сорады. Шулай ук 16 ноябрь көнне Казанда үтәчәк Халыкара “Татар кызы-2018” бәйгесе турында сөйләп узды. Васил Шәйхразиев очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Оешма эшчәнлегенә яшь буын вәкилләрен дә тартырга кирәк, яңа буынны татар итеп тәрбияләү һәрберебезнең бурычы”, – дип белдерде.

Сәмарканд өлкәсенең “Умырзая” татар-башкорт милли үзәге җитәкчесе Әхмәд Сөбхәнкулов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисенә “Казан” бию ансамбленең Үзбәкстанда уздырган концертлары өчен рәхмәт әйтте, алга таба да милләттәшләребезнең Галискәр Камал исемендәге дәүләт драма театрының гастрольләрен көтүләрен җиткерде.

Очрашуда чыгыш ясаган рәссам Таер Шәрипов Милли шура рәисенә Казанда Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасында күргәзмә оештыру мөмкинлеге булдырылганы өчен рәхмәт җиткерде. Бүгенге көндә татар халкының милли киемнәрен өйрәнү эшен башлап җибәрүе турында сөйләде.

Үзбәкстан Републикасында яшәүче милләттәшләребез әңгәмә барышында татарча-үзбәкчә сүзлек булдыру тәкъдиме белән чыкты. Очрашуда катнашкан  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина киләчәктә Үзбәкстанда яшәүче галимнәр белән тыгыз хезмәттәшлек юлларын төзү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Искәртеп узабыз,  Үзбәкстан Республикасында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган чаралар уза. Кичә Милли шура рәисе  Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты, Бохара шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашты.

Шулай ук ул бүген Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйле урыннарда: Шердор мәдрәсәсендә, Регистан һәйкәл комплексының эшчәнлеге белән танышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*