tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РИУда дини белем бирүдә педагогика һәм психология мәсьәләләре турында фикер алышачаклар
РИУда дини белем бирүдә педагогика һәм психология мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

РИУда дини белем бирүдә педагогика һәм психология мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

12-13 декабрьдә Россия ислам университетында «Теологик белем бирүдә педагогика һәм психологиянең актуаль мәсьәләләре» дип исемләнгән төбәк конференциясе уздырыла.

Конференциядә катнашучылар Россия мәгариф киңлегендә теологияне үстерүнең төп аспектлары, конфессияара һәм дәүләт-конфессиональ диалог кору коралы буларак теологик белем бирү үзенчәлекләре, дөньяви югары уку йортларында теология буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һ.б.лар турында фикер алышачак.

Чараның төп оештыручысы – Россия ислам университеты. Конференция «Фәнни-мәгариф теология ассоциациясе» (Мәскәү), Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе белән берлектә үткәрелә.

Пленар утырыш 9:30 башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*