enrutat
Баш бит / Римзил Вәлиев: Без Казан ятиме түгел
Римзил Вәлиев: Без Казан ятиме түгел

Римзил Вәлиев: Без Казан ятиме түгел

20 ел элек дөньядан киткән әниемнең: “Казан матурмы?” дип сораганын оныта алмыйм. Авылга кунакка кайткач, чәйләр эчкәч, ул ипләп кенә яныма килеп утыра да, шундый сорау бирә иде. Үзе бер вакытта да күрмәгән Казан каласы аңа дөньяның ямьле урыны булып күренә иде бугай.

Әни Казанга табынып яшәде

Утыз яшем тулганда минем Казанга килеп урнашуыма ул бик канәгать иде. Ләкин исән чагында үзе Казанга килеп китә алмады. Шул буын татар хатын-кызларының фидакарь тыйнаклыгын чамалыйсыздыр. Йә бәбкәләр чыга, йә әтиебезнең кәеф-саулыгы, йә бәрәңге утырту, мал-туарны карау аның өчен мөһимрәк иде. Соңрак, бушагачрак барырга җыенды ул Казанга. 83 яшенә җитеп, әниебез (исеме Фазыла иде аның), ни үкенеч,   Казанны килеп күрә алмады.

Татарстанга сәфәр онытылмый

Еш кына әнинең сугыш вакытында Татарстанга сәяхәтен искә төшерәм. Кырык өченче елда  4 бала белән дөнья көткәндә (әти сугышта инде!) әни, бәләкәй чанага мамык шәл, палас төяп, шул малларны икмәк-бәрәңгегә алыштыру өчен  авылның башка хатыннары белән  бергәләшеп, Бөгелмә, Минзәлә якларына чыгып киткәннәр. Безнең Бишбүләк районы Башкортстанның көньяк-көнбатышында, Оренбургка – 250, Уфага – 280, ә Казанга 550 чакрым ераклыкта урнашкан.

Ни өчен авылдашларымның Татарстанга, Бөгелмә, Минзәлә якларына юлга чыгуын аңларга тырышам.  Милләттәшләр өчен иң туры юл аларны  шул якка тарткан. Димәк, ул якта ачлыкның соңгы чигенә барып җитмәгәннәр. Ә бездә хәл тәмам фаҗигагә әверелгән. Йөзләрчә чакрымга кышкы юлдан чана тартып, дүрт баланы өйдә калдырып юлга чыккан әниебез һәм тагын 15ләп авыл хатынының бу “экспедициясе” күз алдыма килгәндә тамакка төер тыгыла. “Шалты”, “Сугышлы”, “Бөгелмә” дигән сүзләрне шул сәфәр хатирәләреннән ишетеп үстем. Авылдашлар исән-сау килеш, икмәк табып кайткан көнне хәзер дә ел саен искә алам. 8 март булган ул көн. Абый-апаларымның әнинең кайтуына ничек шатланганын күп тапкырлар күзалладым. Алар әти исән кайтсын өчен ничек дога кылулары турында әнигә хисап биргәннәр, кемнең доганы бик дөрес укымавы турында “әләкләшкәннәр”. Татарстанга сәфәргә барып кайту шатлыгы безнең гаиләнең риваятенә әйләнгән иде.

Казан татарны ни өчен тарта?

Мөгаен, ул вакытта авылдашларым, безнең Дүсән, күрше Ает һәм безнең Бишбүләк-Миякә төбәгендәге тагын  10 саланың XVIII гасырда Минзәлә ягыннан, хәзерге Сарман районыннан күченгәнен белмәгәннәрдер. Ләкин барыбер шул тарафка ниндидер якынлыкны сизгәннәр алар. Кайдадыр еракта Минзәлә, Бөгелмә һәм Казан булуы безнең Башкортстан татарына  һәрвакыт юаныч, таяныч, өмет биргән.

Үзе күрмәгән Казанны ярату, аны якларга әзер булу  милләттәшләребез өчен табигый хисләр дип беләм. Үзебез базарга, төрле йомышка Бәләбәйгә яки Оренбург ягына йөрсәк тә, мәктәптә укыган, китапханәдән алына торган китаплар — Казаннан, көн саен радиодан, патефон тәлинкәсеннән ишетелгән тавышлар һәм көйләр Казан авазлары иде.    Без шуңа ихластан табындык, китаплар укып, рухи кыйммәтләр, белемнәр туплап кеше булдык.

Әгәр дә бүген Казаннан җыр-моң ишетелмәсә, радио һәм телевидение тапшыруларын карый алмасак, татарның рухы, моңы сүнеп калса, мондый  караңгы тынлык котычкыч хәл булыр иде. Моны күз алдына китерү дә куркыныч. Дәүләтчелегебез бармы, юкмы, анысын белгән юк, Казан булсын. Иң дөрес татарча сүз, тел кагыйдәләре, җыр-моңнар, дөрес китаплар Казаннан килә. Шулай дип яшәдек без. Инде киләчәктә ничек булыр…

Мин ничек бәхетле булдым

1980 елның гыйнварында Казанга эшкә килгәч, берничә ай дәвамында “Яшьләр үзәге” кунакханәсендә (хәзерге “Ак барс” банкы бинасы) тордым. Иртәнге 6да дивардагы радиоалгычтан диктор “Тыңлагыз, Казан сөйли!”  дип аваз салгач, тәрәзә алдындагы Казан Кирмәне диварларына, Сөембикә манарасына карап, һушымны югалта яздым. Ничек инде иртә таңнан миңа Казан татарча эндәшә, ничек минем алдымда бу манара тора дип шаккаттым. Күзләргә яшь килде. Менә шушы манзарадан, шушы авазлардан башка мин ятим булыр идем. Бу минутта мин үземнең нәкъ монда булуым белән бәхетле идем. Казанда тору һәр иманлы татар өчен татлы хыял һәм бәхет бит ул. Ни генә булса да, уңыш яки уңышсызлык кичерсәм дә, Тукайлар, Мәрҗаниләр, Такташлар йөргән урамнардан үтү – миңа бәхет. Саулык булсын да, Казан, Татарстан, туган җирем исән булсын. Сибгат Хәким әйтмешли, башка берни дә кирәкми.

Дөнья татарлары белән эшләсәм дә, чит илгә бик йөрмәдем. АКШта, Финляндиядә, татарлар яшәгән башка илләрдә булырга туры килмәде. Милләттәшләр  Казанга үзләре килә ич. Хәтта кунакка, ял итәргә дә чит илгә сирәк чыгам. Бик кирәк булганда, 3-4 көнгә генә. Болай да 30 яшьтә генә килгәч,  Казаннан читтә йөрү  аңа хыянәт итү кебек. Үзебезнең халык, туган тел, мәдәният мохите җанга тынычлык бирә. Башка тирәлек, ят авазлар татар кешесе өчен шомлы  мохиттер ул. Һәрхәлдә, минем өчен шулай.

Чын ятимлек – халкыңны, илеңне югалту

“Казан ятиме” дигән гыйбарә бар. Аны ятим булып кыланып, мескенләнеп ярдәм сораучыларга карата кулланганнар. Ләкин бу күчерелмә мәгънәдә. Чынлыкта Казанын югалткан татарның ятимлегенә тәңгәл килә бу сүз. Казан ул – Татарстан Республикасы мәркәзе. Татарның үзәге. Ул булса, без яшибез дигән сүз. Нинди генә статуста булсак та, үз җиребез, үз әйдаманнарыбыз бар икән, тарихыбыздан, мәдәниятебездән ваз кичмәсәк, безнең тормыш барачак! Югалткан дәүләтләребез, бөек шәхесләребез, данлы үткәнебез генә күңелебездә яшәсен. Татарның дәүләте – аның йөрәгендә. Аның иле – йорт-курасы, бакчасы, басуы, елга буендагы тирәкләр. Тик кайдадыр данлы Казаны, абруйлы Татарстаны булсын аның.

Менә шул Татарстанга, милли республикаларга каныгучылар арта тора. Көн саен диярлек матбугатта, интернетта Татарстанны, милли гамәлләрне хурлаган язмалар күренә. Бу тиктомалга түгел. Димәк, кемнеңдер Татарстанның уңышларына, аерым статусы булу мөмкинлегенә эче поша. Казан алынып 5-6 гасыр үткәч тә татарның дәүләти даны кемнедер шөбһәләндерә. Хәтта Россия дәүләте җитәкчеләре белән уртак тел тапкан чакта да, капка астыннан өрүчеләр, ялган таратучылар табыла. Туган телне өйрәнү, милли мәдәният, мәгарифне үстерү дә куркыныч фетнә булып  күренә андыйларга. Ә бит милли яшәеш, мәдәни үсеш өчен акча кирәк, республика мәнфәгатьләрен яклаучы, зур даирәләрдә дуслар таба белүче җитәкчеләр кирәк. Бу эшләр әтәчләнеп, тавыш куптарудан мөһимрәк. Милли республиканы сакларлык сәясәтчеләр кирәк. Шагыйрь әйтмешли, көрәшчеләр кирәк!

Үзебез теләгәнчә булсын: Президентлык кирәк

Ике айдан Татарстан Президенты дигән төшенчә тыелырга мөмкин. Бу исемне бирү-бирмәүнең үзебезнең хөкемдә булуын хәтта Россия Президенты да таныды. Ләкин мәсьәлә хәл ителмәгән. Шәхсән үзем бу исемгә ябышып ятмыйм кебек. Әгәр дә республика җитәкчелегенең статусы, вәкаләте кимемәсә, ничек дип атарга да ярый кебек. Ләкин “бригадир” яки “чүлмәк” атлы түрәдә  республиканың чын башлыгы, халыкка таянган илбашы вәкаләтләре калмас шул. Кикриген кискән әтәчнең дә тавышы үзгәрә диләр.

Республикабызның Президенты моңарчы эчтә дә, тышта да үзен лаеклы тотты, дуслар, хезмәттәшләр табарга тырышты, беренче Президентның юлын дәвам итеп, Татарстанның дәрәҗәсен, республиканың матди нигезен ныгытты. Нәтиҗәләре күз алында.

Әмма хәзер акча, икътисад хәлләре кыенлаша. Республиканы, аның халкын хәлсезләндермәү өчен безнең статус бер карыш та кимемәскә тиеш. Урамнарны такырайттык, инде ишегалларын тигезлисебез бар. Уңнан, сулдан ни әйтсәләр дә, йөзәрләгән миллиард сум акча күчергән республика  үз хакын якларга тиеш.

Бездә кимчелекләр дә, фәрештә булмаган түрәләр дә бардыр. Ник булмаска? Ләкин безгә кем генә килмәсен, шакката, алга китешне, потенциалны күрә. Безгә кимергә, түбәнәергә ярамый. Иелгән башны кылыч кисә яки аңа камыт кидерәләр, ашарга бирмиләр. Совет чорында КамАЗ, Түбән Кама заводларын төзеп тә, Чаллы юлына юньле юл салдыра алмагач, хәзер монда юллар киңәйтелә. Ул чорда акчаны янга калдырып, хрущевкалар төзелү генә республикабызны күтәрмәде. Халык кая караган, аннан нигә сормаганнар ул чакта?

Кыскасы, Татарстанның язмышы, аның Президентының статусы каралганда гамьсез генә утыра алмыйм мин. “Казан матурмы” дип сорый кебек әнием. “Илдә ниләр бар икән?”- дип кызыксына шагыйрь. Бүгенге шартларда Президентсыз килеш республиканы саклау бик кыен булачак. Бер тапкыр санга сукмасалар, икенче кат рөхсәт сорап тормаслар. Канунга язылган хокукыбызны яклый алмасак, “Казан ятиме” булып калуыбыз бик мөмкин. Соңгы 25 елда терелә башлаган мәдәни-рухи җаныбыз ятимлек халәтен кичерә алырмы соң?

Минем мәрхүмә әнием гамьсезлекне һәм  битарафлыкны яратмый иде. Шуңа күрә ул авылдашлар белән бергәләп салкын кыш көннәрендә атна-ун көнлек сәфәргә барып кайта алган. Татарстанга! Ул булмаса, кардәшләребез кая килеп егылыр иде?

Римзил Вәлиев
«Интертат» ЭГ

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*