tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз! Безнекеләр булдыра!
Котлыйбыз! Безнекеләр булдыра!

Котлыйбыз! Безнекеләр булдыра!

Красноярски краеның төбәк «Яр» татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Вәгыйз Фәйзуллин крайда 2014 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән иң әйбәт иҗатчылар, мәдәният оешмалары һәм мәдәни уку йортлары хезмәткәрләре, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге сәләтле яшьләр арасындагы конкурста җиңеп чыкты.

Бөтендөнья татар конгрессы Вәгыйз Исмәгыйль улын чын күңелдән тәбрик итә һәм дәвамлы иҗади уңышлар теләп кала.

Белешмә өчен:
Вәгыйз Исмәгыйль улы Фәйзуллин 1952 елның 7 августында Красноярски краеның Солоухо авылында туган. 1997 елдан Красноярскида татар милли-мәдәни автономияне җитәкли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*