tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара Сабан туенда Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сән­гать­ле укучылар арасында бәйге дә үтәчәк
Самара Сабан туенда Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сән­гать­ле укучылар арасында бәйге дә үтәчәк

Самара Сабан туенда Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сән­гать­ле укучылар арасында бәйге дә үтәчәк

Самарада узачак 30нчы өлкә Сабан туена бик аз вакыт калып бара. Ул 30 июньдә булачак. Быел милли бәйрәмебез каһарман якташыбыз, танылган татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның 80 еллыгына багышланачак.

Бәйрәм милли көрәш, уеннар, декоратив-гамәли сәнгать һәм традицион һөнәрчелек буенча мастер-класслар үткәрү каралган, җыр-биюләр дә күп. 14.00 сәгатьтә балалар өчен оештырылган мәйданчыкта Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сән­гать­ле укучылар яисә аның сүзләренә язылган җырларны башкаручылар арасында бәйге дә үтәчәк. Сабан туе кысаларында үтәчәк чарага рәхим итегез!

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*